Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:08

Финляндиядә бүген президент сайлавының икенче туры уза


Финляндиядә бүген президент сайлавының икенче туры уза. Президент вазифасы өчен элекке финанс министр, консерватор Саули Ниинисте һәм Яшелләр партиясе вәкиле Пекка Хаависто көрәшә. Ике намзәт тә Европа яклы карашлы һәм тышкы сәясәтнең күп кенә мәсьәләләрендә уртак фикердә тора.

Сайлау нәтиҗәләре бүген кичкә тавышларны санаганнан соң игълан ителер дип көтелә.

Икенче турда җиңүче хәзерге президент Тарья Халоненны алмаштырачак. Ул ике тапкыр рәттән президент булып торды.

XS
SM
MD
LG