Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда АКШ солдаты әфган сакчысын атып үтергән


Әфганстан төньягында американ солдаты әфган сакчысын атып үтергән. Сарипуль вилаяте полиция җитәкчесе җомга көнне булган әлеге хәлнең аңлашылмаучанлык сәбәпле чыгуын әйтте. Ике хәрби нидер хакында бәхәсләшкән, бер мәлне американга әфган сакчысының аңа атарга җыенганы кебек тоелган һәм ул беренче ут ачкан.

Әфганстандагы американ идарәсе тикшерү баруын әйтте. Әлегә башка нечкәлекләр турында ул бәян итмәде.
XS
SM
MD
LG