Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Бохараев белән соңгы сөйләшү


Равил Бохараев үзенең иҗат кичәсендә. Мәскәү, 1 декабрь, 2011 ел
Равил Бохараев үзенең иҗат кичәсендә. Мәскәү, 1 декабрь, 2011 ел

Равилнең вафат булуына күңел һаман да ышанмый. Бу җомгада аның җир куенына кергәненә җиде көн булачак. Без аның иҗатында уңышларына сөенеп, тормышында, гаиләсендәге сөенеч, кайгы-хәсрәтләрен уртаклашып яши идек.


Без Равил Бохараев белән күршеләр идек. Соңгы елларда Равил гаиләсе белән Лондонда күбрәк яшәсә дә, аралаша идек. Мәскәүгә кайткан саен нинди дә булса милли аш пешереп кунакка ала идек. Аның белән соңгы очрашу да безнең фатирда булды. Кыстыбый белән чәй эчтек. Ул безгә Мәскәүдә Пушкин музей-йортында булачак иҗат кичәсенә чакыру алып кергән иде. Би-Би-Си радиосыннан киткәннән соң БМО вәкиле булып Филиппин утрауларына булган хәвефле сәфәреннән исән-имин кайту хәтирәләрен дә шаккатып тыңлаган идек ул көнне. Кем уйлаган! Хәзер инде аның һәр сүзен тәфсилләп искә аласы килә.

2011 елның 1 декабрендә Пушкин музей йортында аның якын дуслары, туганнары, язучылар – барысы да аны якыннан белгән кешеләр җыелган иде. Үзенә 60, иҗатына 40 еллыкны билгеләү очрашуы иде ул. Шул көнне Равил Бохараев үзенең биш томда чыккан әсәрләр җыентыгын Пушкин музеена бүләк итеп биргән иде. Ул очрашуда Равилнең иҗаты турында күп төрле чыгышлар булды. Хәтта ниндидер бер орден да тапшырдылар.

Мин ул көнне Равилнең үзе белән дә сөйләшә алдым. Бу безнең соңгы сөйләшү булыр дип кем уйлаган? Аны диктофонга яздырып алдым. Хәзер бер сүзен дә үзгәртми кәгазь битләренә төшерәм. Сорауларга ул кыскача гына җаваплар бирде. Аскы катта чәй өстәле куелган, “Бәхетле” кибетеннән яраткан ашларыбызны китерделәр, кунакларны озак көттермик инде, диде ул. Ләкин минем бер генә соравымны да җавапсыз калдырмады.

Равил, бүген бары синең иҗат турында гына шаккатып та, мактап та, мөкиббән китеп тә сөйләделәр. Менә үзең нәрсә әйтерсең иҗатың турында? Күпме көчең, күпме күңел җылысы кергән бит ул әсәрләргә?

– Әлхәмделиллаһ! Бер генә сүз бар – Аллаһы тәгалә ни өчендер миңа иҗат көчен менә шулай мул итеп биргән. Эшли алу мөмкинлеге биргән. Ничек дип әйтим... Сәләтме ул, рухи дөньям шундыймы? Мин аны үзем дә белеп бетермим. Аллага шөкер, дип кабатлыйм, тагын берничә ел гына булса иде... Иркенләп, ихлас күңелдән эшлисе иде. Матур итеп, тирән итеп, тагын шушы юлдан барып, Татарстан турында, татар рухы турында берничә китап язсам, эшләсәм! Язу гына түгел бит әле ул, аның өстендә эшләргә кирәк. Китап үзе бер зат бит ул. Менә әйбәт булыр иде. Иншаллаһ! Менә шуны эшләсә идем, ул минем үземә иң зур бер һидая, бер зур бүләк булыр иде.

Равил, "Кыйссаи Йосыф" китабы Англиядә синең тәрҗемәдә инглизчә дөнья күрде. Бу хакта фикерләр булдымы?

– Анда бит халык китап укымый. Англиядә андый мәдәният юк. Һәрхәлдә, ул китап дөньяның иң зур китапханәләрендә бар хәзер. Британия китапханәсендә дә, Американың данлыклы Конгресс китапханәсендә дә бар. Шунысы мөһим – теләгән кеше ул китапны табып укый ала.

Равил, бүген сине рус язучы да, рус телле татар язучысы да дип әйттеләр. Син үзеңне кем дип саныйсың? Син бит әле татар телендә дә яза аласың. Синең татарча шигырьләрең, сонетларын, хәтта сонетлар бәйләме дә дөнья күрде. Соңгы елларда иҗатың күбрәк рус телендә. Хәзер инде фикерләүләр дә русчамы?

– Юк, алай дип әйтмәс идем. Мин инглизчә дә, русча да, маҗарча да, алманча да фикерлим. Кайсы телдә язам, шул телдә фикерлим. Ә ул телләрнең барысында да язам мин. Сүз анда түгел.Татарстанда, татар дөньясында шул хәтле талантлы, матур язучы шагыйрьләр, шагыйрәләр, язучылар бар! Шуның өчен алар арасына нигә кысылыйм? Анда миннән башка да байтак. Аллага шөкер! Әйе, мин татарча берничә шигырь, ике поэма да язган идем.Үзем өчен яздым мин аларны. Аларны язып мин үземнең татар икәнлегемне белдем. Минем өчен иң әһәмиятлесе шул, диде Равил Бохараев сүзен төгәлләп.

Бу сөйләшү Равил Бухараевның татар телендә биргән соңгы әңгәмәседер дип уйлыйм. Тагы өч көннән ул Лондонга китте.
Равил Бохараевның иҗат кичәсендә. Сулдан уңга: Пушкин йорт-музее мөдире Евгений Богатырев, Равил Бохараев һәм Нәзиф Мириханов. Мәскәү, 1 декабрь, 2011 ел
Равил Бохараевның иҗат кичәсендә. Сулдан уңга: Пушкин йорт-музее мөдире Евгений Богатырев, Равил Бохараев һәм Нәзиф Мириханов. Мәскәү, 1 декабрь, 2011 ел


Ул очрашуга мин, гадәттәгечә, фотоаппаратымны да диктофонны да алган идем. Барысы белән булмаса да, кайбер чыгыш ясаучылар белән аерым сөйләшеп, диктофонга яздырган идем. Шул язмаларны хәзер кәгазь битенә төшерәм.

Язмаларда Равил Бохараев турында Нәзиф Мириханов фикерләре дә сакланган. Нәзиф әфәнде күп еллар Татарстанның Русия федерациясендәге вәкаләтле вәкиле булып эшләде, тарих белгече, сәясәт фәннәре докторы.

“Равил Бохараев – иҗаты белән дә, кеше буларак та күпкырлы шәхес. Ул шагыйрь дә, язучы да,сәясәтче дә, драматург та. Бар кешегә дә мондый талант барысы бергә бирелми. Бүген аның талантының җимешләре турында сүз бара. Аның Татарстан өчен эшләгән эшләрен тарихи һәм сәяси яктан гына билгеләп үтәсем килә.

90нчы елларда Яңа Русиядә федерализм булдыру турында көрәш барганда, Равил Бохараев Татарстан белән федераль үзәк арасындагы мөнәсәбәтләр тәҗрибәсен “Модель Татарстана” дигән китабында бастырып чыгарды. Ул китап Европада дөнья күргән иде, анда ул берничә тапкыр басылган иде. Европа парламентының регионнар сәясәте дигән бүлеге өчен ул китап методик әсбапка, дәреслеккә әверелде дип әйтергә була. Шул китабы белән Равил Бохараев Русиянең федераль дәүләт буларак алгарыш ясарга тиешлеген белдертте.

Тагын бер тема: аны тарихчылар да, сәясәтчеләр дә сөйли. Ул – Алтын Урда белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр. Алар арасында гел сугыш кына булмаганын, ике дәүләт арасында дуслык һәм икътисади мөнәсәбәтләр яшәгәнен ул бер китабының күләмле генә кереш сүзендә әйтеп бирде. Әлеге тәгълиматның шаукымы Русиядә дә булды дип уйлыйм. Ул китап “Алтын Урда поэзиясе” дип атала. Рус тарихчылары Алтын Урда сугышчан, агрессив дәүләт дип тәкрарлап килгәндә, ул китаптан без, анда яшәгән халыкларның, бигрәк тә төрки халыкларның алга киткән мәдәнияте, әдәбияты булуы турында исбатлауларны күрдек. Равил Бохараев Алтын Урда шагыйрьләре әсәрләрен заманча, рус теленә тәрҗемә итеп, аңлаешлы итеп басып чыгарды. Аның китабын без генә түгел, руслар да укый. Бу китапны укыган кешеләр татар “игос”ы сәбәпле, рус дәүләте артта калган дигән нигезсез тәгълиматны шик астына куйдылар. Бу фикерне уятуда Равил Бохараевның роле зур булды.

Шушы рухта ук Казанның меңъеллыгына багышлап язылган “Сказ о Казани” китабын искә аласым килә. Ул китап рус телендә эссе формасында язылган. Ул һәр бүлекне җыр дип атый. Татарның узганы, бүгенгесе, киләчәге турында фәлсәфи фикерләрен Казанның меңъеллыгы җебенә тезеп бирә. Мин аны бер дә икеләнмичә, бүгенге көндә татар халкын бөтен дөньяга танытучы шәхесләр белән беррәттән куяр идем. Без бәлки аны аңлап та бетермибездер, бетерә дә алмый торганбыздыр. Ләкин аның ул миссиясе шактый үтәлде. Алга таба, әле 60 яшь финал түгел, алга таба да Равил шул рухта эшен дәвам итәр дип уйлыйм”, дигән иде ул көнне Нәзиф Мириханов.

Әлбәттә, Равил Бохараевның Мәскәүдә узган 60 яшенә багышланган иҗат кичәсендә, Нәзиф әфәнде генә түгел, барлык кеше дә шулай уйлагандыр. 60 яшь финал түгел...

Якынча ай ярым вакыт узуга, ул яклардан кайгылы хәбәр килеп иреште. Берничә ел элек аның йөрәгенә операция дә ясалган иде. Шул тикле эшләргә, ерак сәфәрләргә нинди йөрәк чыдасын? Тик барыбер әле һаман да ышанасы килми. Бик кызганыч...

Без аның белән бары тик татарча гына сөйләшә идек. Ул беркайчан да рус сүзләрен кыстырмады. “Чит телне өч көндә өйрәнеп була, туган телне гомер буе өйрәнергә кирәк”, дигән иде бер язучы. Равил Бохараевның беренче татарча язган шигырен, безгә кереп укыган иде. Без ул вакытта аның белән кулга каләм алып, ул шигырь юлларының кайсысы татарча, кайсысы бик үк татарча булмаганын тикшергән идек. Мин ул вакытта Равилгә: ”Син татарча түгел, русча фикерлисең. Шуңа шигырьләрең аңлашылып бетми”, дигән идем. Ләкин Равил берничә генә көннән соң гаҗәеп матур татар телендә язылган тирән фикерләре сонетларын укып безне шаккатырган иде.

Мин аның инглизчә, маҗарча һәм башка телләрдә дә яза алуына шаккатмыйм. Ә менә чын татарчасына гаҗәпләнәм. Русча язса да, татар тормышы, Татарстан язмышы турында уйлануы аны чын татар рухлы, таланты шәхес итеп исебездә калдырды. Равил Бохараев Аллага ышанган, намазын укучы чын мөселман кешесе, әйбәт күрше, әйбәт кеше иде. Ул безнең күңелләрдә мәңгегә калыр. Урыны оҗмахта булсын.
Равил Бохараев (уртада) иҗат кичәсенә килүчеләр белән
Равил Бохараев (уртада) иҗат кичәсенә килүчеләр белән



Язманың тулырак варианты шушы атнада "Мәдәни җомга" басмасында дөнья күрәчәк.
XS
SM
MD
LG