Accessibility links

Кайнар хәбәр

Катарда Әфганстан турында сөйләшүләр бара


Әфганстанда 10 ел дәвам иткән хәрби чараларны туктату юллары турында сөйләшү өчен Катарга Пакстан премьер-министры Йосыф Риза Гыйлани килде. Аның башкала Доһага сәфәре өч көн дәвам итәчәк. Пакстан тышкы эшләр министрлыгының Азатлык радиосына белдерүендә, Гыйлани Катар рәсмиләре белән очрашачак, шулай ук Әфганстанның язмышы турында сөйләшүләрдә катнашачак, диелгән.

Пакстан тышкы эшләр министры Һина Раббани Хар әле берничә көн элек Әфганстаннан кайтып, Пакстанның Талибан һәм башка гыйсьянчы төркемнәр белән сөйләшүләрдә ярдәм итәчәген белдергән иде.

Узган айда Талибан сөйләшүләр өчен Катарда үз вәкилчелеген ачуын белдерде.
XS
SM
MD
LG