Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:45

Иранда "Симпсон" курчаклары тыелды


АКШта чыгучы “Симпсон” мультсериалдагы курчаклар Иранда тыелган уенчыклар исемлегенә кертелде. Әлеге исемлеккә шулай ук Барби курчаклары да кергән. Бу хакта Иранның балалар һәм яшьләрне тәрбияләү министрлыгы рәсмие хәбәр итте.

“Симпсон” курчакларын тыюның сәбәбе хәбәр ителми. Аның каравы шулай ук АКШта җитештерелүче “Супермэн” һәм “Спайдермэн” курчаклары Иранда тыелмаячак, чөнки алар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булыша, дигән министрлык рәсмие.

XS
SM
MD
LG