Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:15

Мәскәүдә Пәрәмәч бәйрәме узды


"Аулак өй" күренеше. Тимур Йосыпов һәм Илнара Латыйпованың җырлый

"Аулак өй" күренеше. Тимур Йосыпов һәм Илнара Латыйпованың җырлый

Өченче ел инде февраль аеның беренче якшәмбесендә Мәскәүдә пәрәмәч бәйрәме уза. Өч ел элек үзешчән рәссам Аббас Акмалетдинов тәкъдиме белән мәдәни үзәк каршындагы китапханә башлап җибәргән иде ул традицияне. Һәр елдагыча быел да оештыручы китапханә мөдире Нурзидә Чанышева булды. Бәйрәм Гөлшат Зәйнәшеваның Мәскәү композиторы Илфат Миңнегалиев көенә язылган “Мәскәү ашханәсендә” дигән җыр белән башланып китте.


Быелгы бәйрәм башка еллардан татар халкының йолаларын күпләп күрсәтүе белән аерылып торды. Шуның өстенә бәйрәмдә мәдәни үзәк каршындагы барлык түгәрәкләр дә, студияләр дә катнашты. Тәнзилә Хөснетдинова җитәкчелегендәге “Газиз” театр студиясе, Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге бию түгәрәге, “Чишмә” төркеме җырчылары, Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкчелегендәге “Шатлык” төркеме барысы бергәләп татар халкының күп төрле йолаларны күрсәттеләр. “Аулак өй”, аулак өйдә йөзек салыш уенын, кыз ярәшү, килен төшерү, бирнә карау, яшь киленгә чишмә юлын күрсәтү. Килгән халык боларның барысын да кызыксынып, кайберәүләре үзләренең яшь чакларын исләренә төшереп карап утырды. Күмәк биюләрдә үзләре дә катнашты.
Бәйрәмнән күренеш

Бәйрәмнән күренеш


Йола уеннарыннан башка әле яңа гына туган Мәүлет ае турында да мәгълүматлар булды. “Чишмә” төркеме җырчысы Нурҗидә Сәләхиева мөнәҗәтләр башкарды. Шулай ук пәрәмәч бәйрәменә Щелково шәһәреннән Әлфия ханым иҗат иткән шигырьне “Шатлык” төркеме җырчысы Гөлнара сөйләгәннән соң, килгән халыкка пәрәмәчләр дә авыз иттерделәр. Мәдәни үзәкнең фойесында зур самавыр кайнап торды. Анда да пәрәмәчләр белән чәй эчәргә мөмкин иде. Яшь җырчылар Тимур Йосыпов һәм Илнара Латыйпованың җырларын халык алкышлап каршы алды. Илнара башкаруында “Бибисара” җыры бигрәк тә матур яңгырады.
"Күмәчме? Пәрәмәчме?"

"Күмәчме? Пәрәмәчме?"


Бәйрәмнең иң кызыклы җире – рәссам Низами Ибраһимның пәрәмәч бәйрәмен рәсми бәйрәмнәр исемлегенә кертүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган мөрәҗәгате. Халык үзенең алкышлары белән бу мөрәҗәгатькә кушылуын белдерде. Ул мөрәҗәгатьтә, “әгәр дә татар яшәгән бар җирдә дә андый бәйрәмнәр уздырылса, бу бәйрәм татарны берләштерүче бер чара булыр иде. Пәрәмәч бәйрәмен Татарстанның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертегез әле” диелгән. Низами әфәнде – үзе кырым татары, бәйрәмдә кырым татарларының милли ашы булган балчыктан бизәлеп ясалган чебүрикне ул Нурзидә Чанышевага бүләк итте. “Сездә пәрәмәч – кояш, бездә чебүрик – ярымай”, диде Низами әфәнде. Ул үзенең теләкләрен белдерде: “Без дә татарлар, минем хатыным – Казан татары. Улымның яртысы – кырым, яртысы – татар. Бу бәйрәмгә игътибар булса әйбәт булыр иде”, диде ул.
Нурзидә Чанышева һәм Низами Ибраһим

Нурзидә Чанышева һәм Низами Ибраһим


Килгән халык та бик риза калган бәйрәмнән. Түбән Новгород өлкәсе Рбище авылыннан 80 яшьлек Садия апа бу очрашуга оныгын да алып килүен әйтте. “Ике оныгым да татарга өйләнде, Аллага шөкер. Менә хәзер кечкенәсен дә үз ягыбызга каратырга йөрим. Теге якка карый күрмәсен. Үзебезнең ашларны, бәйрәмнәрне белеп үссен дип алып килдем аны. Мин карт булсам да, бу йортка гел килеп йөрим, концертларга да йөрибез.Бик зур рәхмәт оештыручыларга”, диде ул.
“Без – татарлар” җыры яңгырый

“Без – татарлар” җыры яңгырый


Тамаша Наилә Фатехова башкаруында “Без – татарлар” дигән җыр белән тәмамланды. Җырга барлык тамашачылар да кушылды.
Килгән халык бәйрәмнән канәгать

Килгән халык бәйрәмнән канәгать

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG