Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли сувенир ясаучылар Универсиадага әзерләнә


Казанда милли кул эшләренә өйрәтүче лицей
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:44 0:00

Казанда милли кул эшләренә өйрәтүче лицей

Казандагы халык сәнгате һөнәрләре лицеена игътибар арта. Берьяктан, укырга керергә теләүчеләр күп булса, икенчедән, чит ил кунакларына милли сувенирлар, кулдан эшләнгән бүләк кирәк.


Халык сәнгате һөнәрләре лицее мөдире Раушания Сәүбәнова белдергәнчә, бүген аларда 254 шәкерт ике сменада укый. Араларында инвалид яшьләр дә бар, алар да монда килә ала.

Гомумән, һөнәр үзләштерергә теләүчеләр бик күп икән, егет-кызларга урыннар җитми.​

Раушания Сәүбәнова
Раушания Сәүбәнова
“Бу мәсьәлә карала, яңа уку елына төзекләндерелгән бинага күчеп 400ләп укучыны кабул итә алачакбыз”, диде Раушания Сәүбәнова.

Әлеге уку йорты яшүсмерләрне милли кул эшләренә бушлай өйрәтә, стипендия бирә һәм эш урыны табарга ярдәм итә икән.

“Ялган хәбәр түгел, чынлап та бушка укыйбыз”, диде Фәйрүзә Гафурҗанова. Ул Татарстанның Балтач районыннан, тугызынчы сыйныфны тәмамлап әлеге лицейга килгән.

“Монда төрле һөнәрләр үзләштерергә теләгем бар. Рәсем ясау, бизәк төшерү белән шөгыльләнәм, шулай ук сатучы булырга да телим, лицейда сәүдә эшенә дә өйрәтәләр”, ди Фәйрүзә.

Халык сәнгате һәнәрләре лицеенда тугызынчы сыйныфтан соң килүчеләр ике ел ярым укыса, унберне бетерүчеләр ун ай белем һәм тәҗрибә ала. Шулай ук югары уку йортын тәмамлап килүчеләр дә бар. Гомумән, урта буын кешеләре дә монда килеп тегү, чигү, агач эшкәртү, кыйммәтле таш һәм металл белән эшләргә өйрәнә ала.

Лицейда белем алу остаханәләрдә эшләү белән дәвам иттерелә. Егетләр агач, металл эшләре белән кызыксынса, кызлар рәсем ясау, көнкүреш җиһазларына, савыт-сабаларга бизәк төшерү, чигү, тегү белән шөгыльләнә. Затлы түбәтәйләрне, бизәкле милли киемнәрне алар эшли.

Һөнәр лицееның кул эшләнмәләре
Һөнәр лицееның кул эшләнмәләре

“Безнең кызлар кечкенә кулъяулыктан башлап, затлы костюмнарга кадәр чигә. Татар халкының милли киемнәрен тегүчеләр белән бергә эшлибез. Вак-төяк әйберләрдән; косметика савыты, хәзер бик популяр кесә телефоны өчен сумкалар, баш киемнәр, кәләпүшләр, калфаклар, түбәтәйләр”, ди Ләйсән Хаҗиева. Ул лицей укучыларын чигү серләренә өйрәтә.

Һөнәр лицее эшләнмәләре
Һөнәр лицее эшләнмәләре

Һөнәр лицееның чигү остазы сүзләренчә, затлы кул эшләнмәләре белән сәүдә итүче эшмәкәрләр монда укыган кызларны үзләренә эшкә чакырган. Кул эшләре осталарына мөнәсәбәт күпкә яхшырган, ихтыяҗ да арткан.

“Без алдан нәрсә кирәген белеп эшлибез һәм сатабыз. Татарстан хөкүмәтеннән эш килеп тора. Чит илләргә сувенирлар кирәк. Универсиада өчен дә бик күп бүләкләр, милли киемнәр эшләргә тиешбез. Икенче яктан, Казандагы сәүдә нокталарына да кулдан эшләнмәләр җитми. Татарстан башкаласы милли сувенир белән 15 % ка гына тәэмин ителгән, калган 85% җитми”, ди Ләйсән Хаҗиева.

Рамилә Гайнетдинова һәм укучылар
Рамилә Гайнетдинова һәм укучылар
Кызларны тегәргә өйрәтүче Рамиләнең әнисе дә тегүче була.
Бу юнәлештә ул бик күп тәҗрибә туплый һәм башкаларны да өйрәтә башлый.

“Безнең тауар төрләре бик бай. Төрле әйберләр тегәбез. Бу инде сату өчен дә, бүләккә дә. Теккән киемнәрнең барысы да сатылып, хуҗаларына китеп бара”, ди Рамилә Гайнетдинова.

Шуңа да тегүчеләр киләсе көнгә өмет белән карый. Рамилә белдергәнчә, алар милли киемнәрне заманлаштыру белән дә шөгыльләнә башлаган. Татар халык киемнәрен яңартуны кайбер укучылар диплом эше итеп тә алган.
XS
SM
MD
LG