Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:43

Тиздән чуашча Коръән тәфсирләре дөнья күрәчәк. Коръәнне чуаш теленә 23 яшьлек ирекле журналист Руслан Сәйфетдинов тәрҗемә итә.


Руслан Сәйфетдинов чуаш милләтеннән булган 72 яшьлек әбисе Галина Алексеева белән Чуашстанның Цивильский районындагы Яндуши авылында яши. «Мин монда үземне утрауда кебек хис итәм, 40-50 чакрым әйләнә-тирәмдә бүтән бер генә мөселман да юк», ди Руслан. Аңа иң якын мәчет тә Чуашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендә. Юлы төшеп, эш килеп чыкса, ул башкала мәчетендә дә, шулай ук 60 чакрым ераклыктагы Канаш мәчетендә дә, 100 чакрым ераклыктагы Шыгырдан мәчетләрендә дә гыйбадәт кылырга тырыша.

Чуашча Коръәнгә каршылар да бар

Руслан, чуаш милләтеннән булганнар арасында да мөселманнар бар, әмма алар аны сиздермәскә тырыша, яшерәләр, дип әйтә. Алар ике, өч меңләп булырга мөмкин, дип тә өстәп куя ул. Руслан үзенең ислам юлында булуын һәм Коръәнне тәрҗемә итүен яшерми. Инде бу зур эшен төгәлләргә дә җыена. Караламасын эшләп бетергәннәр, аның яртысыннан күбрәге редакцияләнгән. Шушы бер ай эчендә тәрҗемәнең бер өлеше дөнья күрәчәк. Акча табылса, ел ахырына кадәр тулысынча чыгарырга да исәпләре бар. Бу изге эшне чуашча яхшы белгән татар картлары, Чуашстан диния идарәсе вәкилләре һәм тәрҗемәдә итүче чуаш филологлары хуплаган. Каршылар да җитәрлек икән.

Руслан Сәйфетдинов тәрҗемә эшли

Руслан Сәйфетдинов тәрҗемә эшли

«Күпләр чуаш телендә мөселман китаплары булуын теләми. Моңа каршы булганнар бик күп. Сәбәпләре күптөрле аның. Берәүләр исламның таралуын теләми, бу хәл аларга ошамый, шуңа күрә каршы тормакчы булалар.

Чуашлар арасында үз вакытында мөселманнар да булган. Вакытлар узгач, алар татарлашкан, татар теленә күчкән. Кайберәүләр тагын шундый ук хәл булырга мөмкин дип курка, мөгаен», ди Сәйфетдинов.

Чуаш дәүләт университетының журналистика факультетын бетергәч, Сәйфетдинов бер газет белән хезмәттәшлек иткән. Анда ул мөселман сәхифәсе алып барган. Хакимияткә чакырып, «нигә син ул сәхифәне алып барасың?» дип кисәтүчеләр дә булган. Чуаш телендәге Коръәнгә килгәндә дә, югарыда утыручы түрәләрнең берсе кайчан да булса үзенә чакырып, нигә тәрҗемә итәсең, дип шелтә белдерү мөмкинлеген дә кире какмый ул.

Татар аксакаллары да ярдәм итә

Руслан Коръәнне чуашчага рус теленнән тәрҗемә итә. Русча булган барлык басмалары бар аның. Ул аларны чагыштыра, мәгънәләрен тикшерә. Чуашча яхшы белгән татар аксакаллары – аның иң яхшы киңәшчеләре. Алар Коръәннең мәгънәсе дөрес җиткерелгәнме-юкмы икәнлекне әйтеп тора. Шулай ук Чуашстан диния нәзарәте вәкилләре дә аның тугры юлда булуын күзәтә, акчалата да ярдәм итә. Үзе ул бу эшне бер тиенсезгә, күңеле кушканга эшли. Ә чуаш милләтеннән булган филолог-галимнәр Руслан тәрҗемәсендәге җөмлә төзелешенең дөрес булуын тикшерә, киңәшләрен биреп тора.

Узган гасырның 90-нчы елларында чуаш телендә ислам дине турында бер кечкенә генә китап дөнья күргән булган инде. Бу басмада ялгышлар ярылып ята, аңламыйча тәрҗемә ителгән ул, ди Руслан. Ислам турында чуашча башка китаплар юк.

Әбисе дә гел кызыксынып тора

Руслан университетның беренче курсында укыганда Коръәнне тәрҗемә итәргә керешә. 14-15 яшьләр тирәсендә исә ислам дине белән кызыксына башлый һәм 17 яшендә шул юлга баса. Әбисе Галина Алексеева да турыдан-туры булмаса да, Русланга Коръәнне тәрҗемә итү өчен үзенчә этәргеч ясаган. Руслан ислам юлына баскач та, хәзер дә «ник алай да, ник болай» дип гел сорауларын яудырып кына тора.

«Әбием русча бөтенләй белми диярлек, ул чуашча гына сөйләшә. Мин иң башта 36нчы сүрә - Ясинне тәрҗемә итә башладым. Танышлар: «Кем өчен эшлисең моны?» дигән сораулар яудырды. Мин аларга бу эшне әбием өчен башладым, дип әйттем. Ул урысча белми, ә чуашча Коръән юк бит, дидем. Шулай да, әбием үзе христиан булса да, ислам дине белән кызыксына. «Бу ник болай?» дип гел сорап тора. Телевизордан күргәннәрен дә сораштыра», ди Сәйфетдинов.

Ике юл чатыннан башланган эш һәм тормыш

Русланның әнисе – чуаш, әтисе – ингуш. Руслан Самар шәһәрендә туа. Бер ел үткәч, алар Ингушетиянең Малгобек шәһәренә күченәләр. Русланга өч яшь тулгач, әнисе аны үзенең туган ягына Чуашстанга алып кайта. Әгәр мин Ингушетиядә яшәп калган булсам, исламны сайларгамы, әллә башка юлдан китәргәме дигән уй башыма да кереп карамас иде, мин әти ягыннан булган барлык туганнар кебек үземнән-үзем мөселман булыр идем, ди Сәйфетдинов.

«Минем әни ягыннан барысы да христианнар, әти ягыннан – мөселманнар. Мин ике юл чатында идем. Мин монда кешеләрнең, яшьтәшләремнең ничек яшәгәннәрен күрдем. Алай тормыш итү дөрес түгел дип саныйм һәм күңелемә хуш килмәвен дә аңладым. Аларның тормышта максатлары юк. Күпләр бүгенге көн белән генә яши.

Мин авылда үстем. Монда гаиләгә тугрылык дигән әйбер юк. Балалары ташлап киткән картлар бик күп. Исламга килүем ул – болай яшәргә ярамаганлыкка минем протестым», ди Сәйфетдинов.

Коръәннең чуашча яңгырашына килгәндә – Русланның үз карашы. Һәр тел аңа үзгә аһәңнәр өсти, ди ул. Чуаш телендә гарәп алынмалары да булганга, тәфсирләр халык күңеленә хуш килер дип өметләнә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG