Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (64)


Ул көнне залдагылар арасында утырган Садри Максуди (алгы планда) тугыз маддәгә тагын берне куша.
Ул көнне залдагылар арасында утырган Садри Максуди (алгы планда) тугыз маддәгә тагын берне куша.
Башкортчылык мәсьәләсе

Милләт Мәҗлесен иң борчыган мәсьәләләрнең берсе, шөбһәсез, “башкортчылык” хәрәкәте була. Бу хәрәкәт милли мәнфәгатьләргә каршы килә дип саныйлар. Билгеле булганча, 16 ноябрьдә Башкорт автономиясе игълан ителә, шуңа күрә бу мәсьәләне тиз генә тикшерү ихтыяҗы туа. Милләт Мәҗлесе 27 ноябрьдә (10 декабрь) узган утырышны бу темага багышлый. 28 ноябрьдә мәсьәлә “төркчеләр” һәм “тупракчылар”ның уртак җыелышында тикшерелә. Иртәгесе көнне (29 ноябрь) Бөньямин Әхтәмов рәислегендә узган гомуми утырышта проблема хакында кабат бик җитди, бәхәсләшә-бәхәсләшә сөйләшәләр. Иртә белән башланган утырыш ике фракциянең тәкъдимнәрен бәяләү, алар турында фикер алышулар белән кичкә кадәр дәвам итә. Эш тәкъдимнәрне тавышка кую дәрәҗәсенә җиткәч, тавыш бирүнең ысуллары турында бәхәс куба. Ул арада кичке 5 тә тула. Габделбари Баттал ике фракциядән килгән тәкъдимнәрне туплап, аларның тугызын тавышка куярга чакыра. Ул көнне залдагылар арасында утырган Садри Максуди тугыз маддәгә тагын берне куша. “Тупракчылар”дан Сәгыйть Янгалычев, “төркчеләр”дән Гаяз Исхакый бу тәкъдимнәрне хуплап чыккач, ун маддәдән торган резолюция бертавыштан кабул ителә һәм рәсми карар рәвешендә игълан ителә. Шулай итеп Мәҗлестә хөкем сөргән киеренкелек юкка чыга, төрле фракция вәкилләре бер-берсен мәсьәләнең уңай хәл ителүе белән котлыйлар.

Түбәндә әлеге карарның тексты бирелә. Ул Милләт Мәҗлесенең гомумән Русиядәге сәяси вазгыятькә һәм аерым алганда башкорт хәрәкәтенә карата сәяси позицияне билгеләү юлында әһәмиятле адым буларак бәяләнә ала.

Карар
  1. Русиянең идарә рәвеше берләшкән җөмһүрият (федерация) булырга тиеш.
  2. Русия дәүләтләре эчендә Уфа, Казан, Оренбур губерналары һәм аларга чиктәш булган өлешләргә кергән дәүләт Җәнүби (Көньяк) Урал һәм Идел буе Штаты (дәүләте) булырга тиеш.
  3. Бу даирә эчендә вак дәүләтләр булырга тиеш түгел.
  4. Күрсәтелгән дәүләтнең чикләрен сызу эшен башкару ул илдә яшәгән төрк һәм төрк булмаган һәр халыкның хокукында булуын исәпкә алып, (Милләт Мәҗлесе) ул халыкларның да Оештыру мәҗлесләрен җыюын кирәкле таба.
  5. Хәзердән башлап Милләт Мәҗлесе янында тупраклы мохтарият комиссиясе төзелә.
  6. Күрсәтелгән дәүләттә яшәүче милләтләрдән гыйбарәт Оештыручы Мәҗлесне дәгъвәт итәргә Милләт Мәҗлесенең хакы булуын кабул итеп, бу дәүләт белән бәйле кирәкле проектны кичекмәстән әзерләү һәм Идел буе – Җәнүби Урал дәүләтенең чикләрен сызып һәм Милләт Мәҗлесеннән раслатып бу чикләр эченә кергән бөтен кавем, милләтләр белән килешү һәм сөйләшүләр алып бару (эше) Тупраклы мохтарият комиссиясенә тапшырыла.
  7. Җәнүби Урал һәм Идел буе илендә яшәүче төрк-татарларның тупраклы мохтариятен алу эшендә Башкорт Мәркәзи бюросы һәм корылтае белән аңлашу Тупраклы мохтарият комиссиясенә тапшырыла.
  8. Мохтарият (чикләре) эчендәге бөтен губерналарда мөселманнарның бөтен милли-мәдәни эшләрендәге хакимиятнең губерна идарәсе карамагында булуын раслый һәм бу хакимияткә һичбер оешманың тыкшыну хакы булмавын белдерә.
  9. Бу карар Башкорт шурасына Тупраклы мохтарият комиссиясе исеменнән белдерелә.
  10. Эчке Русия төрк-татарларының күпчелеген эченә алган Идел буе һәм Җәнүби Урал дәүләтен төзү мәсьәләсенең бөтенләе белән хәл ителүен көтмәстән, игълан ителгән милли-мәдәни мохтариятебезне гамәлгә куюны дәвам иттерүне кирәкле тапты.
Асылда, Милләт Мәҗлесе бу карары белән җиргә (территориягә) бәйле булмаган, саф милли-мәдәни автономия таләбен үзгәртеп, территориаль автономия таләбен өстен куя һәм аны хәтта Русия Федерациясе эчендәге аерым дәүләт дип атый. Шул рәвешле ул Идел-Урал регионында бөтен төрки, фин-угыр һәм рус халыклары өчен уртак ватан төзүгә таба җитди адым ясый.

Күргәнебезчә, карарда Башкорт автономиясе телгә дә алынмый, ягъни Идел-Урал регионында бер генә дәүләт төзеләчәге турында ачык әйтелә. Ләкин алга таба Милләт Мәҗлесе бу мәсьәләдә позициясен үзгәртә һәм саграк хәрәкәт итә башлый.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG