Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:11

Казакъстан белән Германия хезмәттәшлек турында килешәчәк


Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев бүген ике көнгә Германиягә килә. Сәфәре барышында президентның 2 миллиард евро күләмендә сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куюы көтелә. Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә, Берлинда кабул ителәчәк бу килешүләр арасында чимал, сәнәгать һәм технологияләр өлкәләренә кагылган килешүләр дә булачак.

Декабрь аенда Жанаозәндә иминлек көчләре белән нефть ширкәтендә эшләүчеләр арасында бәрелешләрдә 16 кешенең үлеменнән соң Назарбаев әле беренче тапкыр көнбатышка чыга. Назарбаев хөкүмәте ул чакта көч куллануны туктата алмавы өчен кискен тәнкыйтькә дучар булган иде. Активистлар Назарбаев килүе уңаеннан Берлинда урам җыены уздырып президентны “сәяси сәбәпләрдән кешеләрне кулга алуның яңа дулкынын” туктатырга чакырды.

XS
SM
MD
LG