Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Әсад белән очрашты


Сүрия президенты Башар Әсад (с) Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровны (у) сәламли
Сүрия президенты Башар Әсад (с) Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровны (у) сәламли

Көч куллануны туктату турында сөйләшер өчен Сүриягә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм тышкы күзләү хезмәте башлыгы Михаил Фрадков Сүрия хакимиятләре белән көч куллануны туктату юллары турында сөйләште.

Лавров президент Башар Әсадка “тынычлык һәм һармониядә яшәү гарәп илләре өчен үтә дә мөһим”, дигән. Шулай ук Русия министры җитәкчеләрне Сүриядә дәвам иткән көч куллану өчен җаваплылыкның бер өлешен үзләренә алырга чакырган.

Русия һәм Кытай 4 февраль БМО Иминлек шурасында Әсадны урыныннан китүен таләп иткән резолюциягә каршы тавыш бирүенә рәхмәт әйтеп, хөкүмәт яклы меңләгән кеше Дәмәшк һава аланыннан очрашу булачак урынга кадәр юлда Русия вәкилчелеген Русия, Кытай һәм Сүрия байракларын тотып чыгып сәламләгән. Русия министры Лавров көнбатыш “Сүриядә барган ватандашлар сугышында бер генә тарафны яклый”, дип резолюция өлгесен кире какты.

Һомс тирәсендә кешеләр үлә

Дипломатлар көч куллануны тыныч юллар белән бетерергә тырышканда, Һомс шәһәре тирәсендә каты бәрелешләр дәвам итә. Дүшәмбе көнне генә анда 100дән артык кеше һәлак булды, дип хәбәр ителә. Сүрия эчке эшләр министрлыгы бәрелешләрдә үзенең алты хәрбиенең һәлак булуын, 11 кешенең яралануын белдерде.

Төркия үз планын әзерли

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, БМО Иминлек шурасының Сүрия турында резолюция кабул итүе уңышсыз тәмамлангач, Төркия Сүриягә ярдәм итү өчен яңа план әзерли дип белдерде.

Хакимияттәге АК партия очрашуында ясаган чыгышында Эрдоган, яңа план “Сүрия хөкүмәтен түгел, ә халкын коткару өчен” әзерләнә, диде. Төркиянең бу яңа башлангычы турында әле тулырак мәгълүмат юк.

Италия, Франция һәм Британия Димәшктән үз илчеләрен чакыртып алды. Дүшәмбе көнне АКШ үзенең Сүриядәге илчелеген ябуын белдерде.

Хокук яклау оешмалары узган елның мартыннан бирле дәвам иткән бәрелешләрдә алты меңләп кеше һәлак булды дип белдерә. БМОның балалар идарәсе UNICEF мәгълүматларына караганда, үлгәннәр арасында 400ләп бала бар. Тагын 400ләп бала кулга алынган.

“Аларның тоткынлыкта җәберләнүе һәм җенси эзәрлекләнүе турында хәбәрләр бар” диелгән UNIC EF белдерүендә.
XS
SM
MD
LG