Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстанда президент сайлавы көнендә концертлар оештырыла


Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов якшәмбе (12 февраль) көнне үтәчәк президент сайлавы көнендә тавыш бирүчеләрне кызыксындырыр өчен мәдәни чаралар оештырырга кушты.

Алдагы тавыш бирүдә Бирдемөхәммәдовның кабат президент булып сайлануы фаразлана. Президентлыкка җиде намзәт дәгъва итә. Алар барысы да рөхсәт ителгән бердәнбер сәяси партия – Төркмәнстанның демократик фиркасе вәкилләре. Халыкара күзәтүчеләр Төркмәнстанда бер сайлауның да гадел һәм ачык итеп үтмәгәнен белдерде.
XS
SM
MD
LG