Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗик егете Путинга дан җырлый




Русиядәге мөһаҗирләр арасында иң күп михнәт күргән таҗик милләте вәкиле Путинга “реклама” ясый.

Интернетта бер тәүлек эчендә ярты миллион кеше караган бу видеода Русия президентлыгына намзәт Владимир Путинга дан җырлаучы турында нәрсә билгеле? Видео астында бары тик “Таҗикстаннан Талибҗон Корбанханов” дигән язу тора.

Петербурда рәсми теркәлгән таҗик диаспорасы башлыгы Мөхәммәтназар Мирзадә сүзләренә караганда, Корбанханов чыннан да таҗик, аңа 28 яшь, үзе ул Башкортстан башкаласы Уфада яши. Азатлык радиосы моны тикшермәде.

Путин соңгы араларда эшче мигрантларга карата аеруча кырыс белдерүләр ясады. Федераль Миграция хезмәтен эшкә килүчеләр өчен рус теле имтиханын бирүне шарт итеп куярга һәм мөһаҗирләр яшәгән адресларны тикшереп ялганнарын фаш итү эшен нәтиҗәлерәк итәргә чакырды ул. Тел имтиханы турындагы канун өлгесе хәзер думада карала.

Кичә үзенең ышанычлы вәкилләре белән очрашуда Путин иммиграция кануннарын бозучыларга җәзаны кырыслату өчен тырышкан юристларга яклау белдерде.

“Канунны бозучы кеше өенә кайту урынына төрмәдә утырачагын белсә генә тәртипне бозмаячак”, диде Путин.

Видео кичә үк интернеттагы блоггерлар арасында “Путинга каршы иң яхшы видео” исемен алды.
XS
SM
MD
LG