Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:44

Европа Берлеге: Романия һәм Болгарстан Шенген зонасына керергә әзер түгел


Европа Берлеге Романия һәм Болгарстанны мәхкәмә реформасының сүлпән баруы, коррупция һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәсез булуы өчен тәнкыйтьләп чыкты. Нидерланд бу ике илнең Шенген зонасына керүенә Европа Комиссиясенең чираттагы утырышында яңа хисап әзерләнгәнче каршы булачагын белдерде. Комиссия утырышы июнь аена билгеләнгән.

Европа Комиссиясенең бүгенге хәбәрендә, биш ел Европа Берлегенә кергән бу ике илдә реформалар үткәрелмәгән, диелгән. 2007 елда Романия һәм Болгарстан берлеккә яңа әгъзалар итеп алынганда Нидерланд бу ике илне чикләре булмаган уртак Шенген зонасына кертү башка илләрне оешкан җинаятьчелек һәм коррупция куркынычы астына куя, дигән иде.

Шенген зонасына хәзер Европаның 26 иле кергән.

XS
SM
MD
LG