Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:49

Кыргызстанга китерелгән нурланышлы күмер кире Казакъстанга китәчәк


Кыргызстан премьер-министры Гөмәрбәк Бабанов Казакъстаннан 9 мең тонна нурланышлы күмер алуга аның катнашы булуы расланса, вазифасыннан китәчәген белдерде.

Оппозициядәге Ата-Йортыннан депутат Мыктыкбәк Абдылдаев парламент алдында чыгыш ясап, Бабанов һәм президент Алмазбәк Атамбаевтан бу хакта сорау алырга кирәк, күмер алуга катнашы булган барлык кешеләр мәхкәмә алдына басарга тиеш дип белдерде.

Баш прокуратура Кыргызстанның Чуй өлкәсенә мәктәпләр һәм картлар йортлары өчен Казакъстаннан күмер сатып алуга бәйле булган җиде кеше кулга алынды, дип белдерде.

Хокук яклаучылар ноябрь аенда Кыргызстанның төньягына Казакъстанның Кулан базыннан китерелгән бу күмернең нурланыш дәрәҗәсенең югары булганын ачыклады.

Кыргызстанның ягулык ширкәте башлыгы Аман Тентиев бүген Астанада. Тентинев Азатлык радиосына “ике ил күмерне кире җибәрү турында килеште, хәзер аны җибәрү юллары тикшерелә”, дип белдерде.

Казакъстанның көньяндагы Кулан күмер табу берләшмәсе рәсмиләре бу хакта аңлатмалар бирүдән баш тартты.

XS
SM
MD
LG