Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Югары мәхкәмә Явлинскийны намзәт итеп теркәмәүне дөрес дип тапты


Русиянең югары мәхкәмәсе Үзәк сайлау комиссиясенең Григорий Явлинскийны президентлыкка намзәт итеп теркәмәвен дөрес дип тапты.

Мәхкәмә карарын игълан итеп, прокурор Лариса Степанова, Үзәк сайлау комиссиясе "Яблоко" фиркасенә нигез салучыны яклап җыелган имзаларда хаталар булганына җитәрлек дәлил китерде, дип белдерде.

Григорий Явлинский үзенең Twitter челтәрендәге хисабында "Югары мәхкәмәнең бу карары алдан билгеле иде, әмма мәсьәләне мәхкәмә аша уздыру кирәк иде, дип язды.

Үзәк сайлау комиссиясе Явлинский өчен җыелган имзаларның 20% артыгы дөрес түгел, дип чыгарды.

XS
SM
MD
LG