Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанның элекке президенты Бакыев Беларус ватандашы булды


Беларус хакимиятләре Кыргызстанның элекке президенты Корманбәк Бакыевка Беларус ватандашлыгын бирде. Кыргызстанның баш прокуратурасы Бакыевны үзенә тапшыруны сорап ике тапкыр Беларуска мөрәҗәгать итте, Бакыев Бишкәккә тапшырылмады. Кыргызстанда элекке президент кеше үтерүне оешиыру һәм вазифасын үз максатларында куллануда гаепләнә.

Бакыев Минскига президент Александр Лукашенка чакыруы белән 2010 елның мартында килде. 2010 елның май аенда Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте башлыгы Роза Отунбаева Бакыевка каршы ачылган җинаять эше нәтиҗәсендә аны президент кагылгысызлыгы хокукын алу турында фәрманга кул куйды.

Элекке президент Бакыев инде ике ел чамасы гаиләсе белән Беларуста яши. Аның кызларының берсе Александр Лукашенка оныгы белән бер мәктәптә укый, дип хәбәр итә Азатлыкның Минскидагы хәбәрчесе Игорь Карней.

Шулай ук Бакыевның Мински янында 2 миллион долларга йорт сатып алуы турында хәбәрләр бар. Аңарчы Бакыевлар гаиләсе Ак Каен исемле табигать тыюлыгындагы хөкүмәт утарында яшәгән.

Беларус эчке эшләр министрлыгы үз илендә җинаятьләр кылуда гаепләнгән кешегә Беларус ватандашлыгы бирелү турында аңлатмалар бирүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG