Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар губернаторларны сайлау кануны көченә кергәнче яңаларын билгеләмәскә чакыра


Русия коммунистлар фиркасе губернаторларны сайлау турында канун үз көченә кермичә яңаларын билгәмәүне сорап президент Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итте. Әлеге канун өлгесен Дәүләт думасына Медведев тәкъдим иткән иде.

Коммунистлар башлыгы һәм президентлыкка намзәт Геннадий Зюганов, “Бердәм Русия” тәкъдим иткән кешеләрне ашыгыч рәвештә төбәк башлыклары итеп билгеләүнең кирәге юк, дип белдерде. Якын арада Русиядә 15 төбәк башлыкларының мөддәтләре тәмамлана.
XS
SM
MD
LG