Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан теннис турнирында кияү пилмәне белән сыйлаячаклар


Казан кирмәне кубогына теннис турниры
Казан кирмәне кубогына теннис турниры

Узган ялларда Татарстан башкаласында Казан кирмәне кәсәсенә (кубогына) теннис турниры төгәлләнде. ATP Challenger сериясенә керүче әлеге турнирның приз фонды – 75 мең доллар. Ярыш инде егерме беренче тапкыр үткәрелсә дә, теннис дөньясында аның даны юк диярлек. ATP Challenger сериясендә дәрәҗәләре бик югары булмаган теннисчылар генә чыгыш ясый.


Казанга килгән теннисчылар арасында иң югары позицияне биләгән Тунис уйнаучысы Мәлик Җәзири ATP рейтингында нибары 122-нче урында тора. Парлы матчларда Швейцария егете Аллегро Ив белән Германия уйнаучысы Бек Андреас җиңсә, ялгыз матчларда романияле Копил Мариус беренче булды.

Казан кирмәне кәсәсе турниры мөдире Ринад Заһидуллин белдерүенчә, Татарстанда даны һәм шөһрәте булган теннис турнирын үткәрү турында инде күптәннән хыялланалар. “Шәһәребездә узучы турнир ким дигәндә Мәскәү кремле кәсәсе дәрәҗәсендә булырга тиеш. Тик бу шактый зур чыгымнар таләп итә. Иң азы өч миллион доллар кирәк булачак”, диде ул “Азатлык” хәбәрчесенә.

Ринад Заһидуллин
Ринад Заһидуллин
Яңа турнир кем акчасына оештырылачак? Әлеге сорауга Ринад әфәнде җавап бирә алмады. “Минем карамактагы мәсьәлә түгел бу. Аны Русиянең теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев хәл итеп йөри. Шуны гына әйтә алам: Татарстан җитәкчелеге үз ризалыгын биргән”, диде ул.

Хәзерге Казан кирмәне кәсәсе турниры тулысы белән Татарстан тарафыннан финанслана.

ATP 250 сериясенә керәчәк яңа турнирның исеме турында әлегә бернинди мәгълүмат юк. Ә менә үткәрү вакыты булып 2013 елның көзе сайланырга мөмкин. VIP уйнаучылар катнашында уза торган “Зур түбәтәй” турнирын да дәвам итәргә җыеналар.

“Уйлавымча, Татарстанда уза торган һәрбер зур спорт чарасында татарлык чагылырга тиеш. Мәсәлән, күп кенә зур теннис турнирларында үзләренең фирма ризыклары бар. Без дә узган ел теннисчыларны да, тамашачыларны да каз һәм сыер итеннән ясалган кияү пилмәне белән сыйладык. Әлеге “теннис” пилмәннәрен бөтен кеше ошатты. Быел оештыру мәшәкатьләре аркасында ул хакта онытып җибәргәнбез. Спортчылар үзләре “Кайда сезнең кияү пилмәне?” дип килеп сорамасынмы?” дип сөйли Ринад Заһидуллин.

Казан халкы теннис матчларына алай кырылып йөрми. Моны Заһидуллин болай аңлата: “Татарстанда хоккей, футбол һәм баскетбол зур үсеш алган. Халык стадионнарга йөри, чөнки тәрбияләнгән җанатарлар бар. Республика җитәкчелеге тенниска да шундый ук игътибар бирсә, иманым камил, теннис кортлары һәрдаим тулып торачак”.
XS
SM
MD
LG