Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28

Төркмәнстан президент сайлавына кадәр Казакъстан белән чикне япты


Төркмәнстан президент сайлавы уздырылуы сәбәпле Казакъстан белән чик буен япты. Төркмәнстан белән чиктәш Мангистау өлкәсенең таможня тикшерү идарәсенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 8-15 февраль көннәрендә Төркмәнстанга визасыз керүчеләрне вакытлыча чик аша кертмәү турында карар бар. Бу карарны Төркмәнстан бер яклы гына кабул иткән.

Гадәттә Мангистау өлкәсендә яшәүче Казакъстан ватандашлары Төркмәнстанның Балкан өлкәсендә визасыз 5 көн тора ала.

Төркмәнстанда президент сайлавы 12 февральгә билгеләнгән.

Берничә көн элек Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов президент сайлавы көнендә тавыш бирүчеләрне кызыксындырыр өчен мәдәни чаралар оештырырга кушты.

Алдагы тавыш бирүдә Бирдемөхәммәдовның кабат президент булып сайлануы фаразлана. Президентлыкка җиде намзәт дәгъва итә. Алар барысы да рөхсәт ителгән бердәнбер сәяси партия – Төркмәнстанның демократик фиркасе вәкилләре. Халыкара күзәтүчеләр Төркмәнстанда бер сайлауның да гадел һәм ачык итеп үтмәгәнен белдерде.

XS
SM
MD
LG