Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:36

Греция сәясәтчеләре кредит алу шартлары турында килеште


Грециянең сәяси партияләре җитәкчеләре халыкара финанс ярдәмне алу өчен чаралар күрү турында килеште.

Бу хакта бүген Греция премьер-министры Лукас Пападимос Европаның үзәк банкы башлыгы Марио Драги белән телефон сөйләшүендә әйткән.

Чираттагы халыкара ярдәмне алыр өчен Грециягә эш хаклары, пенсияләрне кыскартырга, 15 меңләп бюджет хезмәткәрен эштән алырга кирәк булачак.

Греция Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фондыннан 130 миллион евролык кредитка өмет итә.

XS
SM
MD
LG