Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

Түрәләр күпбалалы гаиләләргә җир җитәчәк дип ышандыра


Министр урынбасары Айрат Нуретдинов (с), депутатлар Валерий Васильев һәм Илсур Сафиуллин (у). 9 февраль, 2012 ел.

Министр урынбасары Айрат Нуретдинов (с), депутатлар Валерий Васильев һәм Илсур Сафиуллин (у). 9 февраль, 2012 ел.

Бүгенге көндә Татарстанда 21 752 күпбалалы гаилә исәпләнә. Боларның 5 501е үзләренә җир кишәрлекләре бүлеп бирүне сорап гариза язган инде. Халык арасында моның кадәр гаиләгә кайдан гына җир табып бетерерләр икән дип сөйләшенсә дә, түрәләр исә бар гаиләгә дә җир җитәчәк дип ышандыра. Мондый гаиләләргә республика буенча 3 314, ә Казан буенча 600 гектар җир кайдан гына булса да табылырга тиеш.


Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре тапшыру эше быелның декабрендә үк тормышка аша башларга тора. Чөнки федераль канун, төбәк хакимиятләренә җир сорап язылган гаризаларны 1 ел эчендә кәнәгатьләндерүне таләп итә. Җир сораган беренче гариза узган елның 26 декабрендә бирелүен күздә тотканда, беренче гаилә үзенә тиешле җир кишәрлеген ел азагында ук алачак.

Җир кишәрлекләре 6 сутыйдан алып 20 сутыйга кадәр

Күпбалалы гаиләгә үз җирен алу өчен берничә этапны узарга кирәк булачак. Алар иң башта җир кишәрлеге алуга хокукы булучылар өчен төзелгән исемлеккә кертеләчәк. Аннан соң бу кишәрлекләр гаиләгә тәкъдим ителү өчен формалаштырылачак. Бу эшне һәрбер район җитәкчелеге үзе башкарачак. Алга таба җир кишәрлеге сайлап алынып гаиләгә тәкъдим ителәчәк. Бу тәкъдим 3 тапкыр белдереләчәк. Әгәр гаилә өч тапкыр ясалган чакыруга да җавап бирми икән, бу хокукыннан мәхрүм булачак. Ә иң ахыргы этапта җир кишәрлеген гаиләгә тапшыру өчен карар кабул ителеп, җир хокукы булган гаиләгә тапшырылачак, дип белдерде 9 февральдә Татарстан дәүләт шурасында үткән матбугат очрашуында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов.


Әлбәттә, бу эш буенча сораулар күп булачак, без аларны канун кушканча чишәргә тырышачакбыз, дип тә өстәде ул.

Сораулар дигәннән, журналистларның да бу темага кагылышлы сораулары бихисап булып чыкты. Гадәттә каләм ияләре белән мондый очрашуларда рус телендә сораулар күбрәк яңгыраса, монысында киресенчә булды.

Илсур Сафиуллин:”Кануны булгач, җире табылыр”

Илсур Сафиуллин

Илсур Сафиуллин

Бигрәк тә Казанда яшәүче күп гаиләләр өчен биреләчәк җир кишәрлекләрен кайдан алып бетерергә җыенасыз, башкалада җиргә кытлык икәне күп кешегә билгеле дигән сорауга, депутат Илсур Сафиуллин, канун булгач, без җирне кайдан алырга икән дип уйларга түгел, без аны табып бирергә тиешбез, дип җаваплады.

Аның сүзләренчә, Казанда моның өчен җирләр бар. Моның белән беррәттән, бу канун республика җирләре һәм федераль җирләрне дә тиешле гаиләләргә тапшырырга мөмкинлек тудыра. Ә Казанда федераль җирләр дә бар, дип дары заводы һәм Лаеш районындагы хәрби полигон җирләренең дә өләшенә алачагына ишарә итте.

Бушлай җирләр яңа бистәләр барлыкка китерәчәк

Икенче бер депутат Валерий Васильев сүзләренчә, алга таба Казан янында күпбалалы гаиләләр яши торган бистәләр дә барлыкка килергә мөмкин. Әмма моның өчен башта җирләрнең тиешле гаиләләргә тапшырылуы кирәк әле, алга таба бу эшне җайга салырга булыр иде, дип белдерде.


Гаиләләр бу җирләрне үзләренә документлаштыргач, аларны теләсә ничек файдалана алачак. Тели икән, йорт төзи, тели икән, бакча итеп куллана, тели икән, балалары 18 яше тулгач, аларның теләкләре белән сатып та җибәрә алачак. Бу хәл спекуляцияләрне булдырмый калу өчен эшләнә, дип белдерде Илсур Сафиуллин журналистларның сорауларын җаваплап.

Аның сүзләренчә, хакимият бу җирләргә су, газ, канализация челтәре кебек инфраструктураны үз хисабыннан башкарачак.

“Авылларда җир проблемы юк”

Ә менә авылларда хәл ничек булачак соң, авыл җирләре бит хәзер бүленеп беткән, авыллардагы гаиләләргә җирләр кайдан алыначак дигән сорауга, Сафиуллин бу фикер белән килешмәвен белдерде.


Ул авыллардагы дәүләт җирләренең күбесенең арендада гына булуын һәм авылларда җир проблемының булмавына басым ясады. Моңа мисал итеп “Вамин” җирләренең арендага алынып эшкәртелүен дә күрсәтте.

Түрәләрнең сүзләренә караганда, гаиләгә бу җир кишәрлеге тапшырылганнан соң, аны беркем дә тартып ала алмаячак. Бу җирне буш яткырма, анда йорт төзе дип мәҗбүр итә алмаячак. Шунысы да бар: дәүләт бу җир урынына аның бәясен гаиләгә тәкъдим итә алмаячак. Чөнки канунда күпбалалы гаиләгә җир биреләчәк дип катгый рәвештә язылган, дип белдерде депутатлар.

Түрәләр күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирелүгә кагылышлы күп кенә сорауларга җавапларны Татарстан җир һәм мөлкәт министрлыгы сайтына кереп табып булачагын да искәрттеләр.

XS
SM
MD
LG