Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:13

Ижауда "Кемнең кашыгы зуррак?" дип аталган күргәзмә эшли


Агач кашыклар күргәзмәсе

Агач кашыклар күргәзмәсе

Республиканың Милли музеенда шушы көннәрдә яңа күргәзмә эшли башлады. Ул “Кемнең кашыгы зуррак?” дип атала. Күргәзмәдә ике мең елдан да артыграк тарихы булган тимер һәм сөяктән, агачтан һәм кыйммәтле металлдан ясалган кашыклар урын алган. Шулай ук XIX-XX гасырларда бай гаиләләрдә кулланышта булган алтын-көмеш әйберләр белән дә танышырга мөмкин.


Күргәзмәдә өч йөздән артык төрледән-төрле кашыклар урын алган. Безнең борынгы бабаларыбыз кулланган сөяктән ясалган кашыклар киштәсе кызыклы. Алар IX-XII гасырларда ясалган һәм бүгенгә кадәр яхшы сакланган. Әлеге кашыклар Удмуртиянең төньягында урнашкан Иднакар археологик казылмасында табылган әйберләр арасында булган.

Күргәзмәдә агачтан ясалган кашыклар зур урын алып тора. Әлеге күргәзмәне оештыручыларның берсе – милли музейның фәнни хезмәткәре Резедә Әхмәтвәлиева агачтан уеп ясалган искиткеч матур бизәкле кашыклар турында кызык итеп сөйләде. Ул экспонатларга карап, агачтан шундый нечкә, күз явын алырлык әйберләр эшләп буламы дигән сорау да туа.
Афанасьев коллекциясеннән

Афанасьев коллекциясеннән


Агачтан ясалган иске кашыклар турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде ул. Күргәзмәдә алар берничә. Зур гына агач кашыклар. Аларны удмуртлар төрле чараларда кулланган. Удмуртлар кырларда гыйбадәт кылып, зур казаннарда боткалар пешергән, шундый кашыклар белән аш бүлгән, дип сөйләде Резедә ханым.

Музейда күргәзмә ачылган көнне осталар шунда ук агачтан кашыкларны уеп ясау алымнарын да күрсәтте. Агач кашыклар куелган экспозициядә агач белән эш итү өчен берничә эш коралы урын алган. Осталарның сүзләренчә, кайсыбер кашыкларны ясарга хәтта утызар эш коралы кулланырга туры килә икән. Алар да күргәзмәдә урын алган.
Кашыклар саклау өчен савыт (сулда)

Кашыклар саклау өчен савыт (сулда)


Музейда тагын тарихи кашыклар да саклана. Резедә Әхмәтвәлиева Беренче дөнья сугышында солдат кулланган кашыкны күрсәтте. Кашыкның сабында бүген рус алфавитыннан төшеп калган Ъ хәрефе белән язма да бар. Тагын бер эскпонат – кашык белән чәнечке – болары Икенче дөнья сугышыннан әйләнеп кайткан әйберләр.

Шулай ук уң куллы һәм сулагайлар өчен дә махсус кашыклар бар икән. Заман үзгәреп, агач кашыкларны алюмин, тимер, көмеш, алтын кашыклар алыштырды. Аларны саклар өчен җиһазлар да махсус эшләнгән.
Афанасьев коллекциясеннән

Афанасьев коллекциясеннән


Күргәзмәдә Милли музей җитәкчесе Раиса Мартынованың шәхси коллекциясеннән заманча эшләнгән берсеннән-берсе матур кашыклары зур урын алып тора. Шулар арасында иң кызыклысы – көмеш тәңкәләрдән коелганы. Аның сабы да челтәрләп матур итеп эшләнгән.

Музейда күргәзмә ачылган көнне тагын бер кызыклы бүлек бар иде. Анда алтын-көмештән кашыклар, башка савыт-саба куелган. Болар – революциягә кадәр Ижауда яшәгән сәүдәгәр Афанасьев әйберләре. Сәүдәгәр Колчак гаскәрләре белән качып киткән. Байлыгын үз йортына күмеп калдырган булган. 1987 елда бу урында төзелеш эшләре алып барганда, аны эшчеләр тапкан. Анда йөздән артык берсеннән-берсе матур алтын-көмеш кашыклар, башка савытлар бар.

Ә менә иң зур кашыкны милләттәшебез Мөнир Гарипов ясаган.
Мөнир Гарипов ясаган кашык

Мөнир Гарипов ясаган кашык

XS
SM
MD
LG