Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия оппозициясе җитәкчесе Алла Джиоева авыр хәлдә


Көньяк Осетия президентлыгына элекке намзәт, оппозициясе җитәкчесе Алла Джиоева республика хастаханәсендә аңына килгән, әмма аның хәле авыр булып кала, дип хәбәр ителә. Аның Русия хастаханәләренең берсенә алып китү турында сөйләшүләр бара.

Кичә кич Джиоеваның Цхинвалдагы сайлауалды штабына битлек кигән бер төркем кешеләр һөҗүм итте. Шуннан соң аның хәле начарланды.

Кайбер мәгълүматларга караганда, һөҗүм итүчеләр Джиоевага суккан. Ноябрь аенда сайлауда җиңгән Джиоева бүгенгә үзенең инаугурациясен билгеләгән иде.
XS
SM
MD
LG