Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда министрлар алмашына


Башкортстан хөкүмәтендә үзгәрешләр дәвам итә. 10 февраль көнне Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына яңа җитәкче тәгаенләнде. Бу вазифаны хәзер Андрей Иванюта башкарачак.


Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм спорт министры вазифаларын моңача берничә ел Александр Никерин башкарган иде. Әмма гыйнвар азакларында аның ялларга китүе, ә аннан кайткач вазифасыннан алыначагы хакында хәбәрләр йөрде. Имеш-мимешләр чын булып чыкты. Никерин әфәнде, 5 февральдә ялдан кайтуга ук, вазифасыннан алынды.

Александр Никеринның эшеннән алынуына гайре рәсми төрле сәбәпләр китерелә. Шуларның берсе – аның бер урынбасарының үз вазифаларын башкаруга салкын каравы аркасында яңарак зур күләмдәге штрафка тартылуы һәм министрлыктагы башка кимчелекләр.

Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм спорт министры вазифаларына керешкән Андрей Иванюта 1966 елда Уфада туган. Башта Уфа юридик институтта, аннан соң Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә белем алган. Озак еллар эчке эшләр органнарында эшләгән. Соңгы берничә елда спорт белән бәйле оешмаларда хезмәт иткән. Соңгы бер елда Башкортстан президенты хакимиятенең милли сәясәт һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегендә киңәшче булган.

Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм спорт министры бер атна эчендә алмаштырылды. Ә менә мәдәният министры урыны берничә ай инде һаман да буш кала. Акча исраф итүдә гаепләнеп, бик серле шартларда гына эшеннән алынган танылган опера җырчысы Әскар Абдразаков вазифаларын вакытлыча аның урынбасары Камилә Дәүләтова башкара.

Рөстәм Хәмитов президент булып килгәннән соң, элек эшләгән кайбер министрлар һәм аларның урынбасарлары җинаять җаваплылыгына да тартылды. Мәгариф министры һәм аның урынбасары, төзелеш министры һәм башка җаваплы түрәләр, шулай ук элекке премьер-министр Раил Сарбаев өстеннән һаман да тикшерүләр бара. Алар барысы да “Бердәм Русия” әгъзалары.

Соңгы вакытта президентлыкка дәгъвачы премьер-министр Владимир Путин “Бердәм Русия” фиркасен таратачак, йә аның исемен үзгәртәчәк дигән имеш-мимешләр тарала. Моңа карата Уфадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин үз фикерен әйтә. “Җәмгыятьтә абруен арттыру өчен, Путин андый адымга да барырга мөмкин, чөнки жуликлар һәм алдакчылар фиркасе исемен алган фирканең йөзен ничек тә үзгәртү кирәк”, ди Ринат әфәнде.

Ринат Гатауллин әйтүенчә, президент булып сайланган очракта Владимир Путин йә бик сыгылмалы сәясәтчегә әйләнергә һәм үз ягына урта сыйныфны, зыялыларны күбрәк җәлеп итәргә мәҗбүр булачак. “Ә инде алай булмаса, илдә тагын да ирекләрне бууга, куәт оешмаларына гына таянасы кала”, ди Ринат әфәнде.
XS
SM
MD
LG