Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:09

Мәскәү мэры Сергей Собянин мөфтиләр белән аерым-аерым очрашты. Узган атнада ул Равил хәзрәт Гайнетдинне кабул итсә, 9 февральдә Әлбир хәзрәт Крганов белән сөйләште.

Мәскәү һәм Русиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Мәскәү мэры Собянин белән очрашып мөселманнар алдында торган проблемнар турында сөйләште. Собянин мөселманнар алдында торган мәсьәләләрне ислам дин әһелләре белән аерым-аерым очрашып сөйләшә. Кргановка кадәр ул мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашкан иде. Крганов сүзләренчә, Собянин белән очрашуда Мәскәүдә тагын бер зур мәчет төзү турында гына түгел, ә мөселманнар алдында торган бөтен проблемнарны да чишәрдәй програм төзеп, аны тормышка ашыру мәсьәләсе дә каралган.

Әлбир хәзрәт, бу алдан килешенгән сөйләшү булдымы, әллә Мәскәү мэры Собянин үзе сезне чакырып алдымы, яисә сезнең яктан теләк булдымы?

– Собянинның мэрлыкка килүенә алай ук озак вакыт үтмәде. Төрле оешмаларның җитәкчеләр белән танышу өчен очрашулары булып тора. Ул шулай ук дин әһелләре белән дә аерым-аерым күрешә. Бер атна элек ул Равил хәзрәт белән күрешкән иде. Мәскәү һәм Үзәк төбәктәге диния идарәсенең җитәкчесе буларак минем белән дә очрашты. Безнең очрашуны мэрия оештырды.

Нигә Собянин сезне Равил хәзрәт белән бергә чакырмады, аерым-аерым очрашып сөйләште? Моның сере нәрсәдә?

– Русиядә төрле дини оешмалар бар һәм алдыбызда тора торган мәсьәләләр дә төрлерәк. Собянинның күрешү форматы шундый. Һәркем белән күзгә-күз очраша ул.

Равил хәзрәтнең мәсьәләсе җимерелгән мәчет урынына яңасын төзеп бетерү иде. Анда хәзер проблемнар да бар. Архитекторлар мәхкәмәгә дә биргән. Бу мәсьәләләрне дә чишеп бетерергә кирәк. 100 ел буе мөселманнар килергә ияләшкән урын бит ул. Анда бер чатыр бар, әмма ул мөселманнарны сыйдырып бетерә алмый. Равил хәзрәтнең мәсьәләсе мин әнә шул хакта булган дип аңладым.

Ә безнең мәсьәлә башкарак. Без Үзәк диния идарәнең Мәскәүдә һәм Үзәк өлештә вәкиллеге буларак, әлеге очрашуда аның эшчәнлеген яхшырак оештырып җибәрү мәсьәләсе күбрәк каралды. Аның юллары, безнең тәҗрибәбезне ничек кулланырга була, әнә шул якларын да уртага салып аңлашырга тырыштык.

Собянин белән очрашуда Мәскәүдә тагын бер Җәмигъ мәчете төзү мәсьәләсен дә күтәргәнсез. Бу тәкъдимне ул ничек кабул итте? Ничек җавап бирде?

– Мин аңа бу мәсьәлә турында да үз фикеремне әйттем. Беренчедән, шәһәр башлыгы шәһәр белән һәм бигрәк тә мөселманнар тормышы белән таныш. Күрешү вакытында шунсы ачыкланды – мөселманнарның тормышы турында аның мәгълүматы бар.

Мәскәүдә мәчетләр юклыгы бүген көн үзәгендә тора торган мәсьәлә. Мәскәүдә хәзер өч мәчет бар, дүртенчесе хәзер Тынычлык урамында (Проспект мира) чатырда укыйлар. Ләкин җомга намазларында, уртача гына алганда да, белгечләр әйтүенчә, 15 меңнән артык кеше урамда кала. Гает бәйрәмнәрен сөйләп тә торасы юк.

Хәзер без Мәскәүнең төрле районнарына мең ярым, ике мең кеше сыя торган мәчетләр кирәк дисәк, унны төзергә кирәк. Бу мәсьәлә белән таныш кеше яхшы аңлый, аны тиз арада гына эшләп булмый. Шуңа күрә без башка төрле юлын тәкъдим итәргә булдык. Беренчедән, без спорткомплексларында һәм шундый башка зур урыннарда гает намазларын укуны башлап җибәрдек. Без аны тагын да җәелдерергә тырышачакбыз. Бу тәҗрибәне Петербур мөфтияте дә кабул иткән. Җәгъфәр хәзрәт безгә 7 февраль көнне булган пленум вакытында ул хакта сөйләде.

Җомга намазларын халык урамда укымасын өчен 15-20 мең кеше сыйдыра торган мәчет булырга тиеш. Бу көн үзәгендә торган иң зур мәсьәлә. Без аның исемен үзебезчә Үзәк Мәркәз мәчет дип куйдык. Атамасы башка төрле булырга да мөмкин. Мәскәүнең үзәгендә булмаса да, ул метро һәм машина юллары белән килергә уңай булган урында булырга тиеш. Аның комплекс сымаграк итеп күзаллыйбыз. Аның янында ярдәмчел биналары да булырга тиеш. Тынычлык урамында әрмәннәр төзи торган гыйбадәтханә дә кечкенә түгел. 500 меңләп әрмәнгә әнә ничек матур итеп төзиләр. Безнең мәчет Мәскәүдә яшәгән халыкка да мәшәкать китерми торган, машиналар куярга да уңай булырга тиеш. Төзегәннән соң да анда килүчеләргә да кулайсыз булырга тиеш түгел ул. Мин Собянин белән очрашканда, беренче чиратта, менә шундый Мәркәз мәчете төзелсә иде дигән мөрәҗәгать белән чыктым. Уйлавымча, җитәкчелек бу мәсьәләне аңлый.

Безнең Үзәк диния идарәсе бу эшчәнлекне дәвам итеп барды. Безнең беренче мөфти Мөхәммәдҗан Хөсәенов та Мәскәүдә 1805 елда губернаторлар белән мәчетләр салу турында аңлашулар төзеп йөргәнлеген дә искә төшереп, Собянин белән бу эшнең кирәклеге турында аңлаштык. Икенчедән, бу мәчетләр белән генә калырга түгел, Тынычлык урамында да мәчет төзергә кирәк. Ул урын буш калырга тиеш түгел. Тынычлык урамында мәчет төзелсә дә, Мәскәүдәге меңләгән кешеләр алдында торган проблемны чишә алмый. Мәчетләр төзү һичшиксез кирәк. Киләчәктә мөселманнар күп булып яшәгән кайсы урыннарда мәчетләр кирәклеген ачыклап, Мәскәү җитәкчелеге белән аңлашып, биш еллыкмы, әллә ун еллыкмы програм төзергә кирәк дигән үз тәкъдимнәремне дә җиткердем.

Собянин Төмән өлкәсе губернаторы булып эшләгәндә мәчетләр төзүгә һәм мөселманнарга карата алай ук артык җылы караш күрсәтмәде. Мәскәү мэры булгач, мөселманнарга карашы үзгәргән дип әйтергә буламы, әллә сайлау алдыннан түрәләрнең әз генә "дилбегәне бушатып" җибәрүеме бу?

– Мин бит пәйгамбәр түгел, бөтенесен дә белеп бетерә алмыйм. Без хәлебездән килгәнне аңлатып бирергә тырыштык. Мөселманнарның фикерен, үзебезнең тәкъдимнәрне җиткердек. Ул тәкъдимнәребезнең реаль икәнлеген һәм теләкләребезнең адекват икәнлеген күрде. Сөйләшү вакытында мин аны аңладым.

Элекке хезмәтенә килгәндә, мин аңа бәя бирә алмыйм. Белүемчә, Төмән өлкәсендә дә дини идарәләр арасында да бердәмлек бик үк нык түгел. Үз вакытында анда да үзара аңлашмаулар, ямьсез хәлләр дә бар иде. Монда аның губернатор булып эшләвендә генә түгел, ә үзебезнең мөселман дини оешмалары да аңлашып җитәкчелек алдында мәсьәләне, мантыйк ягыннан да үлчәүле итеп, бердәм булып җиткерә алмауларыннан да килгәндер. Аның бит ул ягы да бар. Без өстебездән төшереп кемгәдер сылтыйбыз, әмма үз ягыбызда да хаталарыбыз күп. Аның ул ягын да күрә белү кирәк.

Сайлау алды мәсьәләсенә килгәндә, ул аның өчен генә безнең белән очрашкандыр дип уйламыйм. Без яңа елга кадәр үк күрешергә тиеш дип әйткән иделәр. Хуҗалык мәсьәләләре күп булганга, ул күрешү кичектерелде. Бу очрашуыбызны Собянин өчен бер популистик эш дип уйламыйм. Шәһәр мэры дәрәҗәсенә җиткән кешенең аңа ихтыяҗы юк дип беләм.

Әлбир хәзрәт, сез: "Собянин мөселманнар алдында торган күп кенә проблемнарны белә", дидегез. Тагын нинди проблемнарны атады ул?

– Мәскәү өчен генә түгел, зур шәһәрләр, мегаполислар өчен үзгә мәсьәләләр бар. Шул ук мигрантлар белән эшләү, балаларга дин белеме укыту, мөселман зиратларының кирәклеге булсын – алар барсы да бик күп төрле мәсьәләләр. Сөйләшү барышында ул әлеге мәсьәләләрне аңлап, кайбер саннарны да китерде.

Бер күрешүдә бөтен мәсьәләне дә чишеп бетереп булмый. Максатыбыз – Үзәк диния идарәсенең Мәскәү мөфтияте белән Мәскәү мэры арасында аңлашу булдыру иде. Аннары, үзебезнең тәкъдимнәребезне мэриянең департаментлары белән уртага салып, эшебезне дәвам итәргә мөмкин булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG