Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә Путинны яклап митинглар үтте


Тула – Бүген Русиянең берничә шәһәрендә президентлыкка намзәт Владимир Путинны яклап митинглар үтте.

Килгән хәбәрләргә караганда, һөнәрчеләр берлекләре оештырган бу чараларда 2дән алып 9 меңгә кадәр кеше катнашкан. Чаралар Барнаул, Киров, Томски, Краснодар, Чита һәм башка шәһәрләрдә үткән.

Тулада үткән чарада вице-премьер Дмитрий Рогозин, җырчы Иосиф Кобзон чыгыш ясаган. Рогозин бүгенге дөньяны куркыныч урман белән чагыштырган һәм җир йөзендә тынычлыкны саклап калу өчен Русия армиясен заманча корал белән коралландырырга чакырган.
XS
SM
MD
LG