Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция парламенты кырыс чаралар планын тикшерә


Афен – Бүген Греция парламенты бюджет өлкәсендә кырыс чаралар күрү турында канун өлгесен тикшерә.

Бөлгенлек алдында торган Грециягә 130 миллиард евро ярдәм бирер алдыннан әлеге чараларны Европа берлеге һәм Халыкара валюта фонды таләп итте.

Җомга көнне Греция хөкүмәте “кырыс чаралар” планын гадәттән тыш утырышында кабул итте.

Якшәмбедә бу документ парламентта тавышка куелырга тиеш.

Шимбә көнне кырыс чараларга каршы демонстрантлар парламент бинасы алдында протест чарасы үткәрде.

Хезмәт хакларын киметү, салымнарны арттыруга каршылык йөзеннән һөнәрчеләр берлеге 48 сәгатькә эш ташлау чарасын башлап җибәрде.
XS
SM
MD
LG