Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп илләре Русия тауарларына бойкот игълан итәргә чакыра


Димәшк – Гарәп илләре 12 февраль көнне Русия һәм Кытай тауарларына бер көнлек бойкот игълан итәргә чакырды.

Мәгълүм булганча, Русия белән Кытай 4 февральдә БМОның Сүрия режимын тәнкыйтьләгән карарына вето салган иде.

Гарәп лигасы башлыгы Нәбил Әл-Гарәби сүзләренчә, Сүриядә кеше хокуклары изелгәндә Мәскәү белән Пекинның бу адымын берничек тә аклап булмый,.

Русия һәм Кытай тауарларын бойкот итү тәкъдимен башта Сүриядәге “Мөселман кардәшлеге” төркеме күтәреп чыкты.

Соңнан бу башлангычка Үрдүн, Согүд һәм башка гарәп илләрендәге активистлар кушылды.

Кирәк булса, алар бойкотны бер көн белән генә чикләнмичә, озайтырга җыена.
XS
SM
MD
LG