Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уитни Һьюстон үлеме “Грэмми” тантанасына үзгәрешләр кертә ала


Уитни Һьюстон
Уитни Һьюстон
Уитни Һьюстон вафаты сәбәпле “Грэмми” бүләкләрен тапшыру тантанасына үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Танылган җырчы якшәмбе кичендә үтәсе тамашада катнашасы булган.

Уитни Һьюстон якшәмбегә каршы төндә Лос-Анджелеста вафат булган. Аның җәсәде Беверли Һилтон кунакханәсендә дүртенче каттагы бүлмәсендә табылган.

Полиция әйтүенчә, мәрхүмәнең тәнендә аны үтерү тырышлыгын чагылдырган эзләр табылмаган. Җырчыга 48 яшь иде. Соңгы елларда аның наркотиклар белән мавыкканы мәгълүм иде.

Җырчының үлеме турында хәбәр таралауга Һилтон кунакханәсе тирәсенә аның табынучылары җыелды.

Уитни Һьюстонның популярлыгы 80-90нчы елларга туры килде. 1992 елда “Тән сакчысы” фильмында төп роль уйнап, “ I Will Always Love You” җырын башкарганнан соң ул дөнья йолдызына әйләнде.

2000нче елларда Уитни Һьюстон исеме матбугатта күбрәк гаилә проблемнары һәм наркология бүлегенә эләгү уңаеннан телгә алынды.
XS
SM
MD
LG