Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:19

Греция парламенты кризиска каршы кырыс чаралар тикшерә


Афен – Греция парламенты бүген кризиска каршы кырыс чаралар турында канун өлгесен тикшерә.

Европа берлеге һәм Халыкара валюта фонды бу чараларны 130 миллиард евро ярдәм бирер алдыннан шарт итеп куя.

Греция премьер-министры Лукас Пападимос, бу канун кабул ителмәсә, илне “социаль шартлау” көтә дип кисәтте.

Әлеге планда хезмәт хакларын 22 процентка киметү, салымнарны арттыру кебек кырыс чаралар каралган.

Шимбә көнне меңнәрчә кеше бу чараларга каршылык белдереп, парламент бинасы алдында протест чарасы үткәрде.

XS
SM
MD
LG