Accessibility links

якшәмбе, 22 гыйнвар 2017, Казан вакыты 03:06

Мәскәү үзәгендә бер хатын-кыз үзенә ут төртергә тырышкан


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә бер хатын-кыз хөкүмәт бинасы каршында үзенә ут төртергә тырышкан.

Интерфакс хәбәр итүенчә, сак хезмәткәрләре моны күреп, утны сүндерергә тотынган. Авыр җәрәхәтләр алган хатын-кыз хастаханәгә китерелгән.

Полиция мәгълүматына караганда, үзенә кул салырга тырышкан хатын-кызның исеме – Вера Смолина, Түбән Тагил кешесе.

Бу адымга баруның сәбәпләре әлегә билгесез. Ул бернинди таләпләр дә куймаган, үзе белән шигарләр алып килмәгән, диелә.

XS
SM
MD
LG