Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Таҗикстанның дүрт ватандашы һәлак булган


Кабул – Әфганстанның көньягында боралак казасы нәтиҗәсендә Таҗикстан ватандашы булган 4 кеше һәлак булган.

Бу хәл шимбә көнне Зәбүл вилаятендә булган.
Җирле идарә җитәкчесе радиобызның таҗик бүлегенә әйтүенчә, 3 ир-кеше һәм бер хатын-кыз НАТО көчләренә логистик ярдәм күрсәтүче ширкәт хезмәткәрләре булган.

Хәбәргә караганда, ул вакытта бу төбәктә бернинди хәрби гамәлләр күзәтелмәгән.

Казаның сәбәпләрен тикшерү эшләре бара.
XS
SM
MD
LG