Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

FEMEN кызлары Мәскәүдә «Газпром» бинасы каршына чыкты


Мәскәүдә FEMEN украин хәрәкәте кызлары “Газпром” Русия ширкәте бинасы каршында чара уздырды.

Аларның пресс-релизында әйтелгәнчә, кызлар “Газ белән куркытуны туктатыгыз”, “Газпром”ны сүндерегез” дигән шигарьләр тотканнар. Протест белдерүчеләрнең берсе ширкәт бинасы каршындагы тикшерү пункты каршында украин әләмен элеп куйган. Аны полиция хезмәткәре тоткарлаган.

Шулай итеп FEMEN активистлары Украина газына бәяләрне киредән карауны таләп иткән. Киевта аларны отышсыз дип саныйлар.

Әлеге килешү 2009 елны ул чактагы Украина премьеры Юлия Тимошенко катнашлыгында төзелде. Хәзер Тимошенко бу килешүләрне имзалаганда вәкаләтләрен арттырган өчен җиде еллык төрмә җәзасын үти.

XS
SM
MD
LG