Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия Гарәп дәүләтләре лигасысының тәкъдимнәрен “шашыну” дип атады


Сүрия хакимияте Гарәп дәүләтләре лигасының канкоешны туктату өчен лига һәм БМО тынычлык урнаштыручы көчләреннән уртак берләшмә булдыру тәкъдиме белән килешмәде.

Мисырдагы Сүрия илчесе Йосыф Әхмәт Каһирәдәге утырышта чыгыш ясап лига гамәлләрен “шашыну” дип атады.

Бөекбритания тышкы эшләр министры Уильям Хейг киресенчә бу тәкъдимне карап карарга кирәк дип әйтте. Ул шулай ук Лондонның “Сүрия дуслары төркеме” эшендә катнашырга әзер булуын белдерде. Бу төркем кризис бетерүнең сәяси һәм һуманитар тырышлыкларын координацияләргә тиеш.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүнең Гарәп дәүләтләре лигасыннан бу тәкъдимнең нечкәлекләрен көтүен әйтте.
XS
SM
MD
LG