Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:40
Татарстан ФСБсы Универсиада алдыннан Казанда транспорт инфраструктурасы террорга каршы җитәрлек дәрәҗәдә сакланмаган дип саный.

«Комсомольская правда» язуынча, чарага бер ел гына вакыт калып бара, ә республиканың тимер юл вокзалыннарына әле дә шартлаткычны ачыклый торган сканерлар һәм детекторлар куелмаган.

Татарстанның барлык һава аланнары һәм тимер юл вокзалларында техник яктан искергән, төнлә күрү режимы булмаган видеотикшерү системалары гына тора. Бу ноябрьдә республикада узган террорга каршы чаралар вакытында ачык чагылган.

Ул вакытта күнегүләр барышында террор төркемнәрдә катнашучыларның йөзен ачыклый алмаганнар.

Күнегүләрнең 90%ы транспорт инфраструктурасына үтеп керү һәм шартлаткычлар кую белән төгәлләнгән.

XS
SM
MD
LG