Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда чиркәү атакае мөселман балаларын чукындырырга килгән


Александр Невский кафедраль соборы Кырым югары шурасы каршында төзелә
Александр Невский кафедраль соборы Кырым югары шурасы каршында төзелә

Иске Кырым шәһәрендәге җирле православ чиркәве атакаеның «Березка» балалар бакчасына балаларны чукындырырга килүенә кырымтатарлар ризасызлык белдерде. Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе рәисе Рифат Чубаров әлеге вакыйганы тикшерү өчен шәһәр башлыгы белән очрашты.


Бу бакчадагы балаларның яртысы – кырымтатар балалары. Атакай бакчага килеп бүлмәләрдә чиркәүнең изге суын сипкән. Аның бу гамәленә кырымтатар тәрбиячесе Эмилия Мамутова каршы чыккан, ул атакайны балалар йоклаган бүлмәгә кертмәгән.

Әлеге вакыйга тирәсендә җәнҗал башланды. Бакчага йөргән кырымтатар балаларының әти-әниләре атакайның бу гамәленә риза булмаулары табигый.

“19 гыйнварда Крещение, ягъни чукындыру көне булганын белеп, балаларга моның белән бәйле ниндидер шигырь бирелгәнен күреп, мин үз баламны бакчага ул көнне илтмәдем”, диде бер баланың әтисе.

Иске Кырым шәһәр башы Петр Котюк, бу чарада бернинди начар нәрсә юк дигән мәгънәдә фикер белдереп, Крещение көнне атакай шәһәрдәге төрле җирләрдә мондый чараны үткәрде, диде.

Җирле мөселман җәмгыяте рәисе Рәсим Садретдинов, рәсми дәүләт идарәләрендә дини конфессияләр мондый чараларны үткәрмәскә тиеш, ди.

Рифат Чубаров
Рифат Чубаров
Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе рәисе Рифат Чубаров әлеге вакыйганы тикшерү өчен шәһәр башлыгы белән очрашты.

Чубаров, кырымтатарларга мөрәҗәгать итеп, әгәр балалар бакчасында өч-дүрт кырымтатар төркеме булган булса, бернинди атакай да бу төркемнәргә керә алмас иде, без моңа игътибар итәргә, үз хокукларыбызны якларга тиешбез, диде.

Кырым мөфтие урынбасары Айдар Исмаилов, безнең кулыбызга төгәл мәгълүмат әле кермәде, ләкин без моңа үз реакциябезне белдерәчәкбез, бу гамәлне дөрес дип танымыйбыз, Кырымда һәрбер кеше башка диндә булганнарны хөрмәт итәргә тиеш, диде.

Шуны да әйтергә кирәк, Кырымда православ чиркәвенең гамәлләре күбрәк берьяклы сәясәткә әйләнеп бара. Моның мисаллары да шактый.

2000 елда башланган Кырым юллары тирәсендә зур тәреләр урнаштыру кампаниясе хәзер дә дәвам итә. Кырым Югары шурасы бинасы каршысында Акмәчеттә зурдан-зур чиркәү өчен җир аерып төзелеш барганда, Акмәчет шәһәр шурасы шәһәр кырыенда зур мәчеткә урын өчен сигез ел мөфтият белен мәхкәмәләшеп йөрде. Ә якында Акмәчет-Ялта юлында урнашкан Лозовое авылында иске кырымтатар зираты җирендә чиркәү салмакчы булганнар. Тик кырымтатарларның каршылыгы нәтиҗәсендә Кырымның баш чиркәве бу эштән баш тарткан.

Мәскәү чиркәвенә караган Кырым чиркәве «Кырым – христианлыкнын бишеге!» дигән шигар астында үзенең берьяклы дини сәясәте Кырымда дәвам итә. Русия чиркәве башы Кириллның 2009-2011 елларда Украинага һәм Кырымга ясаган зиярәтләре дә Русия чиркәвенең пропагандасы булды дияргә мөмкин. Иске Кырымда булган вакыйга исә моның ачык мисалы һәм нәтиҗәсе.
XS
SM
MD
LG