Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:21

Быелгы «Грэмми» Уитни Һьюстонга багышланды


Уитни Һьюстон узган елгы «Грэмми» чарасында

Уитни Һьюстон узган елгы «Грэмми» чарасында

13 февраль иртәсендә, Казанда инде таң атканда, Лос-Анджелес шәһәрендә музыка өлкәсендә иң популяр саналган «Грэмми» премиясен тапшыру тантанасы тәмамланды. Быелгы тантана бер көн элек вафат булган дөньякүләм танылган җырчы Уитни Һьюстонга багышланды.


«Грэмми» музыкаль премиясе – халыкара музыка өлкәсендә иң абруйлы бүләкләрнең берсе. Аны еш кына кино сәнгатенең “Оскар” премиясе белән чагыштыралар. Премия ел саен «Recording Academy» (“Тавыш яздыру академиясе”) тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәсендә бирелә.

Җиңүче – британияле

Британия җырчысы Адель «Грэмми» бүләкләре белән

Британия җырчысы Адель «Грэмми» бүләкләре белән

Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнсә дә, төп җиңүче дип гадәттә иң күп премия алган кешене атыйлар. Быел бу исемгә Адель (Adele) исемле Британия җырчысы лаек булды. Аның "Rolling in the Deep" җыры елның иң яхшы җыры һәм иң яхшы тавыш яздыру номинацияләрендә билгеләнде.

Җырчының шулай ук "21" дип аталган альбомы җиңү яулады. АКШта әлеге альбом 6,3 миллион тираж белән таралды. Җырчы шулай ук иң яхшы башкару номинациясендә җиңү яулады.

Җиңү яулаган җыр:




Уитни Һьюстон истәлегенә

Музыка дөньясы белән кызыксынучылар өчен премияне тапшыру тантанасы бераз төшенке кәефтә узды. Моннан бер көн элек кенә Лос-Анджелеста бар дөньяда танылган Уитни Һьюстон вафат булган иде. Аның җәсәде Беверли Һилтон кунакханәсендә дүртенче каттагы бүлмәсендә табылды.

Тантана җырчы рухына дога кылу белән башланып китте. Шуннан соң аның иң танылган җырларының берсе булган “I Will Always Love You” җырын видеоязмада күрсәттеләр. Башкарудан соң зал, шул исәптән Пол Маккартни, Тейлор Свифт кебек мәшһүр җырчылар да аякка басып кул чаптылар.
Уитни Һьюстон – 6 “Грэмми”, 30 “Billboard Music Awards”, 22 “American Music Award”, бер “Эмми” һәм күп башка премияләр лауреаты. Гинесс рекордлар китабында ул иң күп бүләк һәм премия алган артист буларак теркәлгән. АКШта гына аның язмалар саны 55 миллионнан арткан. “Rolling Stone” журналы аны “100 иң бөек башкаручылар” исемлегенә керткән.

Җырчының үлем сәбәбе әлегә билгесез. Гомеренең соңгы елларында ул наркотиклар белән мавыга иде. Шушы хәл аның дәрәҗәсен шактый төшереп, ул күп кеше тарафыннан тәнкыйтьләнә иде.

«Грэмми» тантанасында Джениффер Хадсон Уитни Һьюстон истәлегенә “I WIll Always Love You” җырын башкарды:

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG