Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бикмуллин: “Яңа гасыр” Путиннан биздерү эше алып бара


"Яңа гасыр" сәхифәсендә "7 дней" тапшыруы
"Яңа гасыр" сәхифәсендә "7 дней" тапшыруы

“7 дней” тапшыруында хакимият хәрәмләшүенә митингка чыкканнарны һәм аларга ярдәм итүчеләрне түбәнсетеп сөйләү, хакимияткә карата тискәре караш кына тудыра, ди Марат Бикмуллин.


12 февраль көнне “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә эфирга чыгучы “7 дней” атналык тапшыруы 4 февраль көнне Казанда гадел сайлаулар таләбе белән митингка килгәннәрне һәм аларга ярдәм күрсәтүчеләрне түбәнсетеп телгә алды. Бу хакта радиобызга эшмәкәр, 1999-2010 елларда Казан шәһәре депутаты булган Марат Бикмуллин хәбәр итте.

Бикмуллин сүзләренчә, “7 дней” тапшыруын алып барган “Яңа гасыр” җитәкчесе Илшат Әминов митингка чыгучыларны киләчәкне күзалламаучылар, тотрыксызлык тарафдарлары буларак бәяләгән. Ә митингка ярдәм кулы сузган эшмәкәрләр Зәкия Шәфикова, Илдус Янышев һәм Марат Бикмуллиннар хакында, уңышка ирешкәннәр бит инде,аларга нәрсә җитмәгән, тормышлары болай да әйбәт, дип әйткән. Бикмуллин, Әминовның болай дип белдерүе, берьяктан, митингның дәрәҗәсен генә күтәрү булып тора, дип әйтә.

Марат Бикмуллин
Марат Бикмуллин
“Ул мине күренекле кешеләр белән бергә әйтеп китте. Шул юл белән ул әлеге митингның дәрәҗәсен дә күтәрде. Безне, маргиналлар дип атап, киләчәкне күзалламаучыларга ярдәм итүебезне әйтү, бу митингка карата кызыксынуны тагын да арттыра.

Әминов анда хәзерге хакимиятне күкләргә күтәреп мактады, ә митингка җыелганнарга түбәнсетеп карады. Әгәр кара PR ысулы белән үтә дә баллы итсәң, ул баллы булып түгел, ә бик әче һәм күңел кайтаргыч булып тоела башлый. Миңа калса, ул кешеләрне Путиннан биздерү һәм хакимият вертикаленә карта тискәре мөнәсәбәт тудыру өчен аны махсус эшләгән”, ди Бикмуллин.

Эшмәкәр фикеренчә, хакимият җырын гына җырлап утыручы “Яңа гасыр”, Мәскәү алып барган сәясәткә кушылып, хакимият дошманнарын эзли. Гадел сайлаулар таләп итүчеләрне дошман итеп күрсәтергә тели һәм аларны фаш итәргә дә тырыша.

“Аңа оппозициядәгеләрне тәнкыйтьләү кирәк булган. Ул аларны тәнкыйтьләгәннән соң иң ахырда аларга булышучыларны да атап китә. “Нигә соң аларга булышырга?” дип сорауны аудиториягә юллап, ачык килеш калдыра”, ди Бикмуллин.

Бикмуллин 4 февраль көнне булган митингка килүчеләр туңмасын өчен аларга кайнар чәй эчерергә дип биш мең сум акчаны чын күңеленнән биргәнлеген әйтә. Җыелган эшмәкәрләр алдында: “Русиянең киләчәге өчен урамнарга чыгучыларга ярдәм итәргә кирәк”, дип бу эшкә башкаларны да кушылырга чакырган ул. Дөрес, җыелган эшмәкәрләр арасыннан бары тик дүрт кеше генә ярдәм кулы суза, калганнар исә, тагын сүзе чыгар дип, үзләрен күрсәтәселәре килмәгән.

Бизнестагыларның 90%-ы Путинның президент булуын теләми

Казандагы кече һәм урта бизнестагылар һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә бергә җыелып төшке аш ашый. Бу очрашу вакытында алар сәясәт, бизнес алып бару турында да фикерләшәләр. Бер-берсенең уңышлары, бизнес алып бару серләре турында да сөйләшәләр. Татарстанның кече һәм урта бизнес ассоциациясе хөкүмәттән тыш оешма булса да, алар хакимият белән дә хезмәттәшлектә. “Без һәркем белән уртак тел табарга тырышабыз”, ди Бикмуллин. Төшке ашка үз вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановта килгән булган. Һәр ашка, Бикмуллин сүзләренчә, 30-лап эшмәкәр җыела. Аларның 15-ләбе даими йөрүчеләр, ә калганнар алышынып тора.

Илдәге бизнесменнарның Русиядәге бүгенге хәлләргә үз карашы. 90%-ы Путинның янә президент булуын теләми. Бизнесменнарның үз сәхифәләрендә булачак сайлауга карата тавыш бирү әнә шуны күрсәтә. Бикмуллин сүзләренчә, Татарстандагы эшмәкәрләрнең фикере дә гомум Русиянекеннән әллә ни аерылмый.

Бизнестагыларга ил икътисадының бары тик табигый байлыкларга гына таянып корылуы һәм аның тотрыксызлык куркынычы алдында торуы ошамый, ди Бикмуллин. Илнең мондый хәлдә булуы бизнесны 5-10 елга алга планлаштырырга мөмкинлек бирми. “Мин 20 елга якын акча җыеп яңа җитештерү ачу өчен ниндидер кыйммәтле җиһазлар алгач, берничә елдан нефтькә һәм долларга бәя төшсә, ул кыйммәтле җиһазларда җитештергәнгә кыйммәт булган тауарымны кем алыр?” ди Бикмуллин.

Икенчедән, бизнестагыларга илнең хокукый яктан төзелеше дә ошамый. “Русиядә хәзер хокуклары күп булганнар гына хаклы, бизнесменнар хокук саклау һәм шулай ук мәхкәмә системасына да ышанмый, дәүләт бизнеска булышуга караганда, күп очракта аяк чалырга тырыша”, ди Бикмуллин.

Аның сүзләренчә, хакимияттә утырган берәр түрә канаты астында булган ниндидер зур ширкәткә, син дөрес булсаң да, хаклыгыңны дәлилли алмаячаксың. Хәтта ул синнән күп миллион сумнарга тауар алып, аның өчен акчаны күчермәсә дә. Мәхкәмә барыбер түрә канаты астында булган ширкәт файдасына карар чыгарачак.

“Путин вәкилле хакимиятне юкка чыгарды. Парламент хәзер парламент түгел, ә башкарма хакимият тарафыннан билгеләнеп куючы депутатлар гына анда. Мәхкәмәдәгеләрне шулай ук билгеләп куялар. Бөтенесе билгеләнеп куелгач, вертикальдә алар түрәләргә буйсына. Парламент, мәхкәмәләр һәм матбугат чаралары - алар гади кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртмый, ә түрәләр файдасына гына эшли”, ди Бикмуллин.

Эшмәкәр әйтүенчә, Путин башта президентлык вакытын үз файдасына әвеш-тәвеш китереп, халыкның күңелен кайтарды, аннан 4 декабрьдә дәүләт думасына булган сайлаулар тулысынча ялганга нигезләнгәнгә, кешеләр алдауларга гына корылган сәясәт алып баручының илбаш булып утыруын теләми.
XS
SM
MD
LG