Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә гашыйклар көне чарасында татарстанлылар да катнашты


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

12 февральдә Мәскәүнең “Мир” концертлар залында гашыйклар көненә багышланган “Мәхәббәт турында” дип аталган зур концерт программасы узды. Концертны әле күптән түгел генә оешкан “RedАрт” продюсер үзәге оештырган. Анда Татарстан һәм Мәскәүнең талантлы артистлары катнашты.


Бу концерт ике яшь җырчы, ике талантлы кеше оештырган ул үзәкнең беренче иҗат җимеше. Ә инде оештыручыларга килгәндә, үзәк җитәкчесе Рэдик Ефремов һәм аның урынбасары Сөмбел Билалова исемнәре мәскәүләргә таныш инде. Тумышы белән Уфадан булган Рэдик быел гына ГИТИСның продюсерлар әзерли торган бүлеген тәмамлаган. Сөмбел Казанның ике югары уку йортын – Сәнгать академиясен һәм Казан университетын тәмамлаган яшь белгеч тә, талантлы җырчы да.

Аларның оештыра белү сәләтен тамаша залына гына карап та белеп була. Ул көнне залда бер генә дә буш урын юк иде. Сәхнәдә Татарстаннан килгән иң талантлы яшьләр чыгыш ясады. Кич буе сәхнәдә Мәскәү яшьләре оештырган “Шүрәле” төркеме уйнады.

Рэдик Ефремов һәм Сөмбел Билалова
Рэдик Ефремов һәм Сөмбел Билалова
Җырчылар арасында Мәскәүдә укып белем алучы, Татарстанда популярлык казанган яшь җырчы, хәзер инде нәфис фильмнарда да уйнаган Мәликә дә бар иде. Без Мәликәгә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

“Мин хәзер ГИТИСның өченче курсында укыйм. Иҗатым дәвам итә. Мин кайда гына булсам да, минем иҗатым татарлар, Татарстан белән бәйле. Алга таба ничек буласын әйтә алмыйм. Укып бетерәсем бар әле”, диде ул. Концерт программасына килгәндә, оештыручылар Сөмбел белән Рэдикка адресына мактау сүзләре әйтеп: “Афәрин!”, диде.

Концертта Татарстанның һәм Мәскәүнең иң популяр, иң талантлы яшь җырчылары катнашты. Алар арасында Илназ Бах, Ленар Сәйфиев, Алинә Шәрипҗанова, Динара Курмашева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлназ Нигъмәтуллина, Албьина Апанаева, ди-джей Радик һәм башкалар бар иде. Концерт программасын Фәнил Ваккасов белән Сөмбел Билалова алып барды.

Сәхнәдә - Мәликә
Сәхнәдә - Мәликә
Концертта катнашучылар арасында танылган җырчы Раяз Фасихов та бар иде. Без аннан, “гашыйклар көне дип аталган, хәтта Изге Вәли көне дип тә исемләнгән ул яңа бәйрәмгә ничек карыйсың, синең өчен бәйрәмме ул, гадәти көнме?” дип тә сорадык.

“Изге Вәлидерме, белмим, ләкин гашыйклар көне булырга тиеш. Әгәр дә ике кеше бер-берсен яратып көмеш, алтын, бриллиант туйларына кадәр яши икән, димәк бу юкка түгел. Мәхәббәтне без уйлап тапмаган – ул мәңге яши торган әйбер. Әнә бит Әлфия апа да “Картаямыни ул йөрәк, маңгайлар сырланса да ”, дип җырлый. Ул бәйрәм булырга тиеш дип уйлыйм.

Ә инде оештыручыларга килгәндә – алар артистларның күңелен күрә белә торган оештыручылар. Безне яхшы каршы алдылар, сыйладылар. Артист кешегә тагы ни кирәк. Тагы да чакырсалар, без каршы түгел. Аларның бу башлангычларына һәрвакыт теләктәшлек белдерәчәкбез. Татар җырларын пропагандалауда алар бик зур эш башкаралар”, диде Раяз Фасихов.

Залда буш урын юк иде
Залда буш урын юк иде
Продюсер үзәгенең яшь җитәкчесе Рэдик Ефремов бу эшеннән үзе дә бик канәгать калган. “Тамашачыга рәхмәт. Йөзләрендә елмаю. Салкынына карамый зал тулып килделәр. Ярдәмчеләребезгә дә рәхмәт. Яшьлек тиле дип юкка гына әйтмиләр. Безнең планнар зурдан. Үзебезнең җырлар, талантлы артистлар белән Мәскәүдә генә түгел, Русия шәһәрләрендә һәм БДБ илләрендә дә концертлар оештырырга ниятлибез. Җырларыбызны пропагандаларга кирәк. Беренче оештырган тамашаның уңышлы булуы шуңа нигез булып тора”, диде ул.
XS
SM
MD
LG