Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:57

Пекин һәм Гарәп лигасы Сүрия хәлләрен тикшерде


Пекинның рәсми вәкиле дүшәмбе көнне Каһирәдә узган Гарәп дәүләтләре лигасы генераль секретаре Набил әл-Араби белән сөйләшүләрне “нәтиҗәле һәм файдалы” дип атады. “Синьхуа” агентлыгы хәбәр итүенчә, Кытай тышкы эшләр министры Ли Хуасинь һәм әл-Араби Сүрия тирәсендәге хәлләрне тикшергән.

Рәсми хәбәрдә очрашуның максаты Пекинның БМО Иминлек шурасы резолюциясенә чик куюга карашларын белү иде, диелә. Кытайдан тыш Русия дә бу резолюциягә каршы чыкты.

Халыкара җәмәгатьчелек Пекин һәм Мәскәүнең гамәлләрен тәнкыйтьләп чыкты.

XS
SM
MD
LG