Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко украин табиблары хезмәтеннән баш тартты


Украинаның элекке премьеры Юлия Тимошенко украин табиблары кергән төркемендә медицина тикшеренүләре үтүдән баш тартты.

Элегрәк билендәге каты авыртулардан зарланучы Тимошенко җирле табибларга ышанмавын һәм үзен чит ил медицина хезмәткәрләре күзәтүен сораган иде. Илнең төрмә хезмәте мондый таләпне канун бозу дип саный.

Сишәмбе көнне Тимошенко төрмә җәзасын үтәүче Харьков шәһәренә аны тикшерү өчен бер төркем Канада, Германия һәм Украина табиблары килде. Колония бинасы янында көне буе аның тарафдарлары «Юляны коткарыгыз» дигән шигарьләр кычкырып тора.
XS
SM
MD
LG