Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Галимов: "Путин Татарстанга, Башкортстанга начар мөнәсәбәттә түгел"


Айдар Галимов: "Штабта билгеле исемнәр булу да кирәктер, күрәсең".
Айдар Галимов: "Штабта билгеле исемнәр булу да кирәктер, күрәсең".

Айдар Галимов – Путин штабында. Башкортстан татар хәрәкәте вәкилләре аның бу адымын тәнкыйтьләгән иде. Җырчы, аларның тәнкыйтьләре көлке булып яңгырый, дип әйтә.


Айдар, чыннан да сез бу штабтамы?

– Әйе, чыннан да мин бу штабта. Бер генә ягын әйтәм, минем ризалыктан башка гына анда керткән иделәр, анысы бераз күңелне кырыбрак торды. Теләгем булса, мин ризасызлык белдереп, нигә мине керттегез, дип әйтеп, ул штабтан чыккан да булыр идем. Уйлаганнан соң, дусларым белән киңәшләшкәннән соң, үземнең фикерләремне туплаганнан соң, бүгенге көндәге вазгыятькә реаль килергә кирәк дигән карар кылдым. Президентлыкка бөтен намзәтләр арасыннан мин Русияне нәкъ шушы вакытта бердәм итеп алга алып баручы кеше итеп Путинны гына күрәм. Шуңа күрә мин штабта булуыма ризалык белдердем.

Бу штабтагы эшегез нәрсәдән гыйбарәт булачак?

– Дөресен әйткәндә, мин штабта бармы-юкмы, мин һәрвакыт халык белән, һәрвакыт кешеләр арасында, һәрвакыт концертлар куям, интервьюлар бирәм. Ниндидер трибунада кебек. Мин ул штабта булдыммы-булмадыммы барыбер концертларымда, очрашулар вакытында, үземнең сайлаучыларым яшәгән районнарда, депутат буларак та, үз фикеремне әйткән булыр идем. Штабта билгеле исемнәр булу да кирәктер, күрәсең. Мин аны шулайрак дип уйладым һәм аңа каршы килмәдем. Әгәр минем исемем ул штабка ниндидер файда китерә икән, китерсен.

Сез яңа програм әзерләп бетереп киләсез икән, димәк, алдагы концертларыгыз вакытында “Путинны сайлыйк” дигән сүзләргезне кызганмаячаксыз?

– Мин беркайчан да артыгын әйтмәм. Үз фикеремне берәр җирдә әйтеп җибәрермен. Концерт – ул концерт инде. Аны ниндидер сайлауга кыстау урыны итеп кабул итәргә ярамый. Беренче чиратта, кешеләр бит билет алып концерт карарга килә. Ул сайлау алды җыелышы түгел. Ә шулай да кешеләргә кызык икән, алар мине шушы штаб әгъзасы буларак та белә, үз фикеремне әйтеп китү, тамашага зур зыян китерер дип уйламыйм.

Сез штабтан баш тарту мөмкинлеге дә бар иде дип әйттегез. Штабта булу алга таба үсү мөмкинлеге дә бирә торгандыр?

– Кайда һәм кайсы якка үсәргә? Мин сезнең сорауга сорау белән җавап бирим әле.

Сез депутат та булгач, төрле проектларны да тормышка ашырырга мөмкинлек бирер дигән шикеллерәк дигән идем?

– Ниндидер вакчыллык белән эшләнгән адым түгел бу. Мин үсүне - үземнең иҗатымны үстерү, репертуарымны баету дип күз алдына китерәм. Путинның штабында булуны файда китерер өчен эшләнгән эш дип әйтә алмыйм. Бу минем позиция. Бәлки, ул ялгыштыр, бәлки, ул башка кешеләрнең карашы белән туры да килеп бетмәскә мөмкин. Әлегә мин шулай уйлыйм. Бәлки, иртәгә мин башка төрле уйлармын. Реаль караганда Русиядә бер генә лидер бар. Ул лидердан, Аллага шөкер, чит илләр дә курка. Курка икән, димәк хөрмәт итә. Лидерның да төрле яклары бардыр. Бөтен кеше дә идеаль булып бетә алмый.

Русиядә барыбер нәрсәдер үзгәрми калмас. Путинның ресурслары, мөмкинлекләре бүген бетмәгән әле дип уйлыйм. Ул картаеп беткән генсеклар кебек, таякка таянып тәхеткә тотынып яткан кешегә ошамаган. Әгәр бу президентлык вакытыннан соң тагын илгә җитәкчелек итәргә теләсә, мин аны аңламаячакмын. Ул вакытта мин Путинга каршы булган штабларның берсенә үзем басачакмын.

Азатлык сәхифәсендә форумнарга язучылар Путин сәясәтенә карата тискәре фикер белдереп килделәр. Путин вакытында Татарстанда татар мәктәпләре оптимизация сылтавы белән ябылды. Милли республикаларны бетереп, президентларны төбәк башлыкларына әйләндерергә омтылуны Путин сәясәте белән килеп чыккан кысу дип бәяләделәр. Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмаларының ниндидер сүз әйтергә тырышуы, бәлки, әлеге сәясәт белән дә бәйләнгәндер?

– Шулайдыр. Мин монда Башкортстандагы татар хәрәкәте вәкилләренә нигә сез алай дип әйтәсез дип тә белдермим. Аларның да ниндидер фикергә хакы бар. Алар әйткәннәр, нишлисең инде, ул минем фикергә туры килеп бетмәде.

Путин штабына кергәнмен икән, димәк мин үземнең милләтемә, үземнең телемә каршы булып чыгаммыни соң инде? Элек эшләгән эшләрем юкка чыгарылып, киләчәктә миңа карата начар караш булырга тиеш булачак мени?
Путинны яклау бөтен яктан да аңа риза булып, аның идеаль икәнлеген аңлатмый. Җиңел заманда яшәмибез. Мин шул ук команда түгел, ә үзгәртелгән команда халыкны ишетеп, протестлар вакытында булган фикерләрне игътибарга алып эшли башлаячагына икеләнмим. Халык Путинны сайласа, ул шул ук Путин булмаячак, ул икенче Путин булачак. Ул үзгәрергә мәҗбүр булачак. Милли мәсьәләдә дә дип уйлыйм. Путин, минемчә, ахмак түгел. Татарстанга һәм Башкортстанга мөнәсәбәтләре ул кадәр начар дип әйтергә телем бармый, ул Татарстанны игътибар үзәгендә тотты.

Милләтләр мәсьәләсенә килгәндә, сораулар бар әлбәттә. Ул сораулар булыр һәм аларга җавапсыз да калмас дип өметләнәм.

Айдар, тел төбегездән аңлавымча, җырчылар сәясәттә булырга тиеш дигәнрәк фикер туа.

– Җырчылар сәясәттән читтә була алмый инде ул. Чөнки алар үзләре сәясәт үзәгендә. Телисеңме-теләмисеңме, син сәясәт белән шөгыльләнмәсәң, сәясәт синең белән шөгыльләнәчәк дигән сүз бар. Бәлки үзеңнең фикереңне ныграк итеп әйтер өчен сәхнәгә генә түгел, ә төрле-төрле трибуналарга да чыгарга кирәктер. Дәүләт җыелышында да, башка ниндидер очрашуларда да, штабларда да җырчы үз фикерен әйтергә тиеш. Штабка кергән дә, ул милләткә каршы икән, дигән сүзләрне мин акыллы фикерләр дип әйтә алмыйм. Бу бераз күңелсез дә һәм көлке булып та яңгырый.

Интернетта провокация дигән әйбер бар. Анда интернетта миңа карата фикерләр киткәч, кемдер минем исемнән дә, “андый ахмаклар минем концертка килмәсә дә, минем абруем төшмәс”, дип җавап язып куйган. Янәсе, мин Ельцин төшергән илне Путин күтәрде, дип әйткәнмен. Шунысы кызганыч, мин бик хөрмәт иткән Кушма Штатларда яшәүче Вил абый Мирзаянов та хәтта шул сүзләргә ышанып, үзенең фикерләрен язып калдырган.

Башкортстан иҗтимагый үзәге миңа игътибар итеп мине бик нык күтәреп ташлаган. Югарырак дәрәҗәдәге Миңтимер Шәймиевне дә гаепләп тикшерә ала иделәр. Шәймиев Татарстанда Путинның ышанычлысы булып тора. Аны да тикшерергә хаклары бар дип уйлыйлар микән? Мине Башкортстан егете буларак тикшерделәр микән? Дөресен әйткәндә, мин аңламадым.

Башка милләтләр каршында, башка оешмалар каршында болай көлкегә калмасак иде, хөрмәтле Башкортстан татар иҗтимагый үзәгендә эшләүче абзыйлар. Бик матур хәл түгел, чөнки концертка помидорлар белән коралланып барыр идек, помидорның кыйммәт булуын әйтеп, шуннан офис алдында, бәлки, пикет оештырыйк, ул анда чыкмас, дип әйтүләр бу бик комик булып тоела. Аек акыл белән әйтелгән сүзләр түгелдер дип ышанасым килә һәм шуңа өметләнәм. Бу абзыйларга бер дә үпкә тотмыйм. Шундый хәл туганда бер-беребезгә ярдәм итеп, кирәк булса, эндәшмичә калып, бер-беребезне зурлап эш итү кыйммәтлерәк булыр иде, дип әйтәсем килә.
XS
SM
MD
LG