Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Йә үзең чукынасың, йә балаларны чукындырасың"



Азатлык радиосы сәхифәсендә “Нигә татарлар үзләре теләп тәре тага?” исемле хәбәр чыккач, шалтыратучылар булды. Бер ханым хәтта яныма килеп, үзенең хәлләрен бәйнә-бәйнә сөйләп китте.

“Заманында әти-әни киңәшләрен ишетәсем дә килмәде. Күзем тонган иде. Озын буйлы, чибәр, акчалы, фатирлы һәм чит ил машинасында гына чабучы урыс малаена үлеп гашыйк булдым. Кияүгә чыктым. Әтием йортында никах укыттык. Булачак ирем мәҗлестә түбәтәй киеп утырды.

Зөфаф кичәсендә муенындагы тәресен салырга куштым. Җавап коры булды: “Әллә урыс булганымны белмисеңме?” Күнектем.

Еллар узды. Туганнарын соңгы юлга озатканда аракы эчүләренә дә күнектем. Ләкин үзем авызыма аракы каба алмадым. Минем эчмәгәнне күреп туганнары: “Не нашенская (үзебезнеке түгел)”, дияләр иде.

Бүгенге көндә бер балам мәктәптә укый, икенчесе укырга барырга тора.

Көннәрнең берсендә йокларга яткач, ирем боерыклы тавыш белән: “Атакай белән сөйләшеп кайттым. Йә үзең чукынасың, йә ике баланы да чукындырасың,” диде.

Йокым качты. Төне буе ирем янында селкенергә куркып, күз йомып чыктым. Үземчә нәтиҗә ясадым. Үзем чукынып балаларны чукындырмасам, ул барыбер аларны чукындырачагын сизенә идем.

Иртән балаларны чукындырырга ризалыгымны бирдем. Әти-әниләре килеп, ике баланы чукындырып кайтардылар.

Араларыбыз суына башлады. Минем эчемдә кара кан ага. Күкрәгем тулы хәсрәт ялкыны. Иркен өебезнең һәр почмагында иконалар. Кая карама – тәре, тәре, тәре.

Балаларым: “Әни, нигә син тәре такмыйсың?” диләр. Минем өчен әтиләре җавап бирә: “Аңа татарлык тирән сеңгән. Әнә Петяның хатыны, ул да татар, кияүгә чыгуга чиркәүгә барып чукынды.”

Сүтелә башладым. Авыртмаган җирем юк. Табиблар да диагноз куя алмыйлар. Инде балаларым да чирли башладылар. Миңа нишләргә ?

Тормышымны ничек үзгәртергә? Муеннарында тәре булса да, алар бит минем йөрәк җимешләрем,” диеп үксеп-үксеп еларга тотынды ханым.

Озак кына кара-каршы сүзсез утырдык.
XS
SM
MD
LG