Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоград Путинга сызгырып ризасызлык белдерә


Волгоградта үткән спорт ярышында Русия премьер-министры Владимир Путин өчен тавыш бирергә үгетләү ризасызлык авазларына күмелде.

Узган атна ахырында анда Волгоградның "Динамо" һәм Романиянең "Жолидон Клуж" такымнары арасындагы гандбол ярышында тәнәфес вакытында Путинның Волгоград өлкә сайлау алды идарәсе башлыгы Юрий Староватых микрофон тотып чыга.

Аның спортчыларны сәламләве уңай кабул ителсә дә, залда булган халык премьер-министрның исеме аталган саен ризасызлык белдереп кычкыра, сызгыра башлый. Староватых халыкны “тыңлагыз, тыңлагыз” дип үгетли-үгетли үз сүзен бик авырлык белән генә тәмамлый ала.



Узган елның 20 ноябрендә Мәскәүнең “Олимпийский” спорт комплексындагы башка бер бәйгедә Путинның үзенә дә сызгырып протест белдергән иделәр. Ул чакта Федор Емельяненко американ Джефф Монсонны кагыйдәсез көрәштә җиңгәннән соң, Путин мәйданчыкка чыккач, 20 мең кешелек залның бер өлеше аңа “Кит” дип кычкырды һәм сызгырып ризасызлык белдерде.

Ул очрак беренче мәртәбә Путинга сызгырып ризасызлык белдерү буларак тарихка кереп калды. Берничә көннән Путинның сүзчесе Дмитрий Песков журналистларга тамашачылар Монсонга сызгырган дигән аңлатма бирде. Кайбер рәсмиләр хәтта бу хәлне бәдрәфләр ябык булган, тамашачылар шуңа протест белдергән дип тә аңлатырга тырышты.

Путин үзе исә “туры элемтә” тапшыруында “мин сөйли башлагач анда кайсыдыр өлешендә ниндидер шау-шу булып алды. Бернинди сызгыру да ишетмәдем”, диде.

Волгоградта булган протест белдерүне инде американ спортчылары белән аңлату да, күрмәдем, ишетмәдем дип кире кагу да мөмкин түгел.
XS
SM
MD
LG