Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Әфганстан корбаннарын искә алдылар


Казанда Әфганстаннан гаскәр чыгару көнен билгеләделәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

Казанда Әфганстаннан гаскәр чыгару көнен билгеләделәр

Бүген Казанда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнен билгеләп үттеләр. Меңгә якын кеше катнашкан чара һәр елдагыча Казансу елгасы буендагы һәйкәл янында үтте.

Совет гаскәрләренең “тәртип урнаштыру максаты” дигән боерык белән кергән бәйсез Әфганстан республикасыннан чыгуларына бүген 23 ел тулды. 1989 елның 15 февралендә әфган илендә сугышкан Совет гаскәренең соңгы төркеме бу илдән чыкты.

Әфган җиреннән Татарстанга да цинк табутлар кайтты

Бу сугышта Татарстаннан да 10 меңгә якын хәрби катнаша. Алар арасыннан 262 кеше шунда һәлак була. 201е контузия, ә 546сы төрле тән җәрәхәтләре ала. Без бары тик үзебезгә бирелгән боерыкны гына үтәдек, бу илгә керүебезнең дөреслеген тарихчылар тикшерсен, дип белдерде искә алу чарасын ачып җибәргән Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин.

Әфганстан сугышында булучылар гадәттә бик аз сөйләшә, яисә ул елларны бөтенләй искә төшерәселәре килми.

Бүген безнең өчен истәлекле көн. Беренчедән бүген без үзара очрашып исәннәрнең хәлләрен белешәбез, үлеп калучы дусларыбызны исә искә алабыз, дип белдерә алар.

“Сугыш беткәч сөйләшү җиңел”

Һәйкәл каршына җыелган халык
Һәйкәл каршына җыелган халык
Хәзер менә бу тормышта Әфганстанга бәреп керүнең дөресме, түгелме икәнлеген бәхәсләшү җиңел. Ә ул вакытта без моны тикшереп тормадык. Безгә боерык бирелде, без исә боерыкны үтәдек, дип белдерә әфганчылар.

1980 елда Кабулда хезмәт иткән Казан кешесе Ринат Хәбибуллин, Әфганстанга без үз теләгебез белән киттек. Безне командирыбыз җыеп алып Әфганстанда баш күтәрү булган, кемнәр барырга тели бер адым алга чыгыгыз, теләмәүчеләр урыннарында калсын, диде. Арабызда анда барырга теләмәүчеләр дә булды. Аларны мәҗбүр итмәделәр. Мин исә барганыма үкенмим, ди.

Хәбибуллин, Әфганстандагы хезмәт итү вакытында бигрәк тә дусларны югалту авыр булды дип белдерә. Рейдларга 7 кеше китеп, 4 кеше кайткан вакытлар булды. Беренче ярты елда ятакны күрмәдек, чишенмичә кайда туры килсә, шунда йокладык. Тик кеше алга таба мондый шартларда яшәргә ияләнә икән, дип әйтеп куя.

“Боерык булса барачакмын, әмма илемә керүләрен теләмим”

Шәрәфле караул
Шәрәфле караул
Ринат Хәбибуллин илем кушса, Ватан алдындагы бурычымны хәзер дә үтәү максатыннан башка бер илгә тәртип урнаштырырга барырга ризамын, дип белдерсә дә, һәрбер илнең халкы үз илендәге мәсьәләләрне үзе хәл итәргә тиеш, ди. Башка бер илнең икенче бер илнең мәсьәләсен чишү өчен хәрби тыкшынуын дөрес дип тапмый.

Минем илемә икенче бер илнең хәрбиләренең тәртип урнаштырырга керүен теләмәс идем, ди ул соңгы елларда булган кайбер илләрнең икенче бер дәүләтләрдәге тәртип урнаштыру хәрәкәтләренә игътибарны юнәлтеп.

“Әфганнар Совет гаскәрен американнардан якын күрделәр”

Әфганстанда сугышкан икенче бер элеккеге хәрби хезмәткәр Фәрит Мөхетдинов безнең әңгәмәгә кушылып, Советлар Берлегенең Әфганстанга керүен дөрес гамәл дип бәяләде.

Искә алу чарасына килүчеләр һәйкәл каршына чәчәкләр калдыра.
Искә алу чарасына килүчеләр һәйкәл каршына чәчәкләр калдыра.
Без анда кереп Советлар Берлеге өчен иминлек поясы булдырдык. Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыккач, Таҗикстан кебек күрше республикаларга наркотиклар агымы башланды. Әфган халкы безне ярата иде. Әмма безнең яктан да дөрес булмаган гамәлләр булгандыр инде анысы. Сугыш булгач, тегесе дә монысы да була. Әмма Әфганнар американнарга караганда Совет хәрбиләрен үзләренә якынрак күрделәр, дип уйлыйм диде Фәрит Мөхетдинов.

Бүгенге чара Әфганстан сугышында һәлак булучылар истәлегенә салынган һәйкәл каршына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Шулай ук бу һәйкәлне Җиңү паркы эченә күчерү яисә яңасын төзү фикере дә тәкъдим ителде.
XS
SM
MD
LG