Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:33

«Наши» хәрәкәтен таратырга мөмкиннәр


«Молодая Гвардия Бердәм Русия» координацион шурасы рәисе Тимур Прокопенконың үз вазифасыннан китүе сәбәпле, «Наши» Кремль тарафлы хәрәкәтне ябарга мөмкиннәр. «Известия» газетасы язуынча, Прокопенко президент идарәсенә эшкә күчкән. Аның урынына Максим Руднев сайланган.

Шулай ук басма Русия резиденты сайлавыннан соң бу штабны реформалар көтәргә мөмкинлеген яза. Әлегә ул барлык хөкүмәт тарафлы оешмаларны үз канаты астында тотты.

Ләкин «Наши» хәрәкәте комиссары булган Русия яшьләр эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Белоконев хәрәкәтне тарату җиңел булмаячагын әйтте.

XS
SM
MD
LG