Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО генераль ассамблеясы атнакич Сүрия резолюциясен тикшерәчәк


БМО генераль ассамблеядә атнакич Сүриядә тыныч халыкка көч куллануны гаепләгән резолюция өлгесе тавышка куелачак.

Согуд Гарәбстаны һәм Катар тарафыннан әзерләнгән документта шулай ук БМОда Сүрия эше нигезендә махсус вазифа булдыру һәм ил президенты Бәшәр Әсадны эшеннән китәргә чакыру таләбе тәкъдим ителә.

БМО иминлек шурасыннан аермалы буларак генераль ассамблея резолюциясе бары тәкъдим рәвешендә генә була ала.
XS
SM
MD
LG