Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Бангкоктагы шартлауларга катнашы барлыгын кире кага


Сишәмбе көнне Таиландтагы шартлау оештыруда Израилның Иранны гаепләүләрен Тәһран кире кага.

Таиланд полициясе шартлау белән бәйле ике Иран ватандашын тоткарлаган һәм өченчесен эзли. Шикләнүчеләрнең берсе каты яраланган. Шартлаткыч күздә тотылган вакыттан иртәрәк шартлаган дигән фараз бар.

France Presse агентлыгы исеме әйтелмәгән Таиланд махсус хезмәте вәкиленә сылтама белән һөҗүмнең максаты Бангкоктагы Израил дипломатлары булган дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG