Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:05

“ТНВ-Планета” журфакның стратегик партнеры булачак


Бүген Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Товарищеская урамында урнашкан журналистика һәм социология факультетының яңа бинасында булды.

Ул анда журналистика факультеты укытучылары алдында чыгыш ясап һәрбер факультетка икътисади өлкәдә стратегик партнер эзләвен һәм алар өчен бу “ТНВ-Планета” телевизион каналы булуын әйтте.

Анда катнашкан “Яңа Гасыр” телевидение ширкәте генераль директоры Илшат Әминов студентларга хезмәттәшлекнең нинди перспективалар бирәчәге хакында сөйләде.

Факультетның деканы Васыйл Гарифуллин тиздән Татарстан һәм Идел буе федераль бүлгесендә социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итәчәк яңа өлкә – Гомум коммуникацияләр институтын булдыру хакында бәян итте.

XS
SM
MD
LG